поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
19.12.2022 Милләт

«Татар кызы булуыңнан кимсенмә!»

Югары технологияләр зур үсеш алган заманда кул эшләре белән шөгыльләнү бөтенләй дә кирәксез кебек тоела. Өс киемнәрен үз кулың белән тегү, бисердән брошьлар җыю, алкалар ясап мәшәкатьләнүнең мәгънәсе юк кебек. Ә шулай да кул эшләре белән кызыксыну көннән-көн арта бара.

Ясаучысы да, алучысы да шактый. Тумышы белән Балтач кызы Гүзәл Габидуллина кул эшләре белән күптән мавыга. Бизәнү әйберләре иҗат итә. Брошьлар, чулпылар, алкалар ясый. Безгә әнә шул мавыгулары хакында сөйләде ул.
 
Кызыгам икән – ясап карыйм
Белемем буенча – хисапчы мин. Шуңа күрә кул эшләре белән мавыгуым балачак хыялым дип әйтә алмыйм. Бер яхшы гадәтем бар, кызыгам икән, эшләп карыйм. Бу синекеме, юкмы икәнне аңларга булыша. Һаман хыялланып кына да йөреп булмый бит. Казанга күченеп килгәч, шундый бер күренешкә тап булдым, авыл кызлары үзләренең татар икәнлекләрен күрсәтергә кимсенә. Ә мин исә киресенчә гел татар булуымны күрсәтү яклы. Ләкин һаман кычкырып та йөреп булмый бит. Уйладым, уйладым да милли органика белән чигелгән, ясалган бизәнү әйберләре тагып йөрергә булдым. Миллилеккә басым ясый башладым. Тик аларның бәяләрен күргәч (шактый кыйбат йөриләр), һәркем дә үз гардеробында булдыра алмаганлыгын аңладым. Шуннан соң башымда үзем ясый башларга кирәк дигән уй туды. 
 
Күп вакыт уйлап табуга китә
Барысы да брошьлар ясаудан башланды. Аннан алкалар, чулпылар ясарга керештем. Хәзер татарда югалып килгән күн мозаикасын да үзләштерәм. Эшләрем кабатланмый, барысы да минем идея һәм фантазия. Иң күп вакытны алган әйбер – дизайнын уйлап табу. Төсен, фасонын туры китергәч җыю, ясау әллә никадәр вакытны алмый. «Төсе ошамый, фасоны туры килми», дип сүтеп җыйган вакытлар да шактый була. Мәсәлән, кичтән заказны ясыйм, иртән торгач ошамый. Ә үземә ошамаса, аны кешегә бирә алмыйм. Әзер брошьларны гадәттә кырыйга алып куям да икенчене җыя башлыйм. Аларны сүтү, җыюга караганда да озаграк. Иң катлаулысы – төсләрне бер-берсе белән уйнату. Аның бит туры килүе, бер-берсен тулыландыруы мөһим. Ул бит әле күңел халәтенә дә карый. Бүген бер төрле, иртәгә икенче. Аның нечкәлекләре хәйран инде. Ләкин, бу күңелгә рәхәтлек бирә торган эш. Кул эшләренә утыргач, чын-чынлап ял итәм. Бу аңлатып булмаслык хис. Бу эшне үз итүчеләр мине аңлар.
 
Һәр эшемә күңел җылысын салам
Төп максатым – һәр хатын-кыз үз шкатулкасында булдыра алырлык бизәнү әйберләре ясау. Эшләремнең бәясен артык кыйбат куймаска тырышам. Йөздән артык алка, илледән артык чулпы ясалган. Димәк, бу йөз кызның шкатулкасында милли алка бар дигән сүз бит. Заказлар шактый күп килә. Бу мине бик сөендерә. Күбрәк социаль челтәрләр аша заказ бирәләр. Иң истә калган заказ – ул Айгөл исемле кызга ясаган алкалар. Ул «Яз гүзәле» бәйгесендә катнашу өчен заказ биргән иде. Соңыннан: «Гүзәл, менә синең алкаларың гына җиңәргә булышты», – дип рәхмәт сүзләре язган иде. Бик сөендем. Ә иң кыйммәтле заказга килсәк – ул Алинә Кәримовага ясаган изү һәм алкалар. Һәрбер эшем бик кадерле, һәркайсына күңел җылысы биреп эшләнелгән. 
 
Алтын урталык 
Бизәнү әйберләреннән иң озак ясала торганы – ул брошьлар. Бисерләр кечкенә, һәрберсен җыю күп вакытны ала. Бер брошьны өч-дүрт кичтә җыеп була. Алкалар исә күпкә җиңелрәк, бер-ике көндә ясала. Чулпылар инде аннан да тизрәк эшләнелә. Вакыт һәм илһам булып кына торсын! Кул эшләре белән генә утыручылар аны өч-биш сәгатьтә дә эшли аладыр. Әмма чынбарлык башкачарак. Минем бит әле башка эшләр дә бар, гаилә, блог, йорт эшләре һәм башкалар. Заказларны төрлечә алырга туры килә. Күбрәк кичке якта эшлим. Төннәрен аерылып китә алмыйча утырган чаклар да еш була. Ләкин, күбрәк утырган саен баш, арка, күзләр авырта башлый. Алай эш процессы акрыная һәм туйдыра да башларга мөмкин. Алтын урталыкны табып эшләсәң, күпкә уңайлырак. 
 
Гүзәл Габидуллинадан алка ясау буенча мастер-класс
Кирәкле чималлар:
-    Коннектор
-    Энҗе ташлар
-    Тәңкәләр
-    Алка нигезләре (швенза) 
-    Томалагычлар (заглушка)
-    Пиннар 
 
Иң беренче булып булачак алкаларның дизайнын уйлыйбыз. Төсләрне уйнатабыз, формасын билгелибез.
 
Эшкә керешәбез. Пиннарны безгә тиешле үлчәмдә кисәбез. Аннан энҗе ташларны пинга кертәбез. Без уйлаган формага туры китереп энҗеләрне төзәбез. Энҗе ташларның бер ягына тәңкәләр тагып, икенче ягын коннекторга тоташтырабыз. Алка әзер булсын өчен аны швензага гына урнаштырасы кала. Аннан колагыбыздан төшеп китмәсен өчен томалагыч  куябыз. Менә үз кулыбыз белән ясаган алкалар әзер.
 
Илүзә Ибәтуллина әзерләде
 

---
Идел
№ --- | 19.12.2022
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»