|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.12.2022 Шоу-бизнес
Эльмира Сөләйманова Чаллыда җирләнәчәкБүген иртән яшь җырчы, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманова вафат булган, дип яздык. Кайгылы хәбәрне "Матбугат.ру"га баянчы Алмаз Рәхимов җиткерде. Шушы минутларда билгеле булганча, Эльмира Сөләйманова бүген Чаллының "Молодежное" зиратында җирләнәчәк. Аның белән хушлашу Чаллының ЗЯБ бистәсендә Комаров ур., 34/2 адресы буенча урнашкан БСМПның моргы янында 13:00 сәгатькә тәгаенләнгән.
P.S. Соңрак иртәгә җирлиләр дигән сүз дә чыкты. Кыскасы, әлегә төгәл мәгълүмат түгел. Соңгы юлга озатырга теләүчеләр, эшләрегезне планлаштырып торыгыз. Төгәл мәгълүмат булгач, хәбәр итәрбез.
--- |
Иң күп укылган
|