|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.12.2022 Фаҗига
Ике машина да юлдан чыгып очкан - бер кеше үлгәнКичә Татарстанның Лаеш районында, Казан – Оренбург трассасының 66нчы километрында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә. Шаһитләр әйтүенчә, Полянка авылы янында «Лада» автомобиленең йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм KIA машинасы белән кара-каршы бәрелешкән. Ике машина да юл читенә төшеп киткән, дип яза Татар-информ.
«Лада» автомобиленең йөртүчесе шунда ук үлгән. Ул иминлек каешын эләктермәгән булган. KIA машинасының йөртүчесе төрле тән җәрәхәтләре алган, аны хастаханәгә озатканнар. Ул иминлек каешын эләктергән булган», - дип ачыклык керттеләр ЮХИДИ идарәсендә.
Дәүләт инспекциясендә искәртүләренчә, иминлек каешын куллану алгы утыргычта барган пассажир һәм йөртүченең һәлак булу яки имгәнү куркынычын – 50, арткы утыргычта барган паcсажирларның исә 25 процентка киметә. Машина әйләнеп капланган очракта исән калу мөмкинлеген 5 тапкыр арттыра.
--- |
Иң күп укылган
|