поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 02 Май
  • Флера Хәмитова - актриса
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
14.12.2022 Шоу-бизнес

“Киек каз юллары” кемнеке? Филүснекеме, Артурныкымы?

Филүс Каһиров белән Артур Хәсәнов “Киек каз юллары” җырын башкарганнан бирле, халык тынычлана алмый. Янәсе, җырны халыкка Филүс түгел, ә Артур танытты. Имеш, Артур Филүскә караганда матуррак җырлый.

Билгеле булганча, “Киек каз юллары” җырының көен Гүзәлия, ә сүзләрен Гөлфия Шакирова иҗат иткән. Бу җыр 5 еллап элек язылган. Гүзәлия үзе сөйләвенчә, ул әлеге җырны тормышының бик авыр вакытында язган.
 
“Идәнгә утырып, үксеп-үксеп еладым. Хәтта күршеләр борчылып кереп җитте. Кулымда җыр тексты язылган йомарланган кәгазь кисәге иде. Елаудан карлыккан тавышым белән җырны диктофонга көйләдем дә, елавымны дәвам иттем. 
 
Бу җырда – минем күңел ярасы, анда бөтен тормышым. Эмоцияләрем, борчуларым, күз яшьләрем. Кайбер “акыллы” кешеләрнең мораль укуы бер дә ошамый. Сез минем тормышны яшәп караганмы, аяк-киемем белән минем сукмакны таптаганмы? Юк! Минем әле тагын әйтер сүзләрем бар. Ләкин калганы Аллаһы Тәгалә кулында, ул барысын да күрә һәм белә. 
 
Чын җырлар газаплы чакларда туа. Бу сүзләр һәм ноталар җыелмасы гына түгел, бу – тулы бер тормыш. Иң мөһиме – аларда минем энергия. Шуңа күрә мин күңелемнең кисәген кемгә ышанып тапшырырга икәнен үзем беләм”, - дип язган Гүзәлия.
 
Чынлап та, әгәр Филүс, җыр авторлары Гүзәлия, Гөлфия һәм аранжировка хуҗасы Марат Мухин булмаса, Артур популяр булыр идеме икән? Артур “Киек каз юллары”н җырлар иде дә, берничә айдан халык аны онытыр иде. Ә Филүс Артур Хәсәновны халыкка чыгарды, үзенең концертларына чакырды. Моның кадәр пиар ясау өчен ай-һай күпме акча түгәргә кирәк булыр иде. Моны артист булган кеше бик яхшы белә! Ә Артурга барысы да бушка эләкте. Мондый популярлык белән Артур Хәсәнов рәхәтләнеп тулы заллар җыя ала хәзер. Һәм боларның барысы өчен дә Филүскә рәхмәт әйтергә кирәктер. Шуңа күрә тынычланыгыз, җәмәгать! Артурга хезмәтендә уңышлар телик, ә Филүскә мәрхәмәтле, олы йөрәкле булганы өчен рәхмәт әйтик!
 
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 14.12.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»