|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.12.2022 Шоу-бизнес
Гөлназ Батталова кияүгә чыга: «Туй февральдә булачак»"Ямьле" төркеменең элекке солисты, бүгенге көндә Америкада яшәп иҗат итүче Гөлназ Батталова кияүгә чыга. Бу хакта ул үзе хәбәр итә. «Туй күлмәге... Туй күлмәге киеп карау миндә сүз белән әйтеп бетергесез эмоцияләр уятты. Көзгедән үземне «кәләш» образында күргәч, һич көтмәгәндә елап җибәрдем. Хәер, мин моны башкаларга күрсәтмәскә тырыштым. Шул көнне кичкә кадәр ниндидер хис-кичерешләр белән, күңелем тулып йөрдем. Бик дулкынландыргыч булды бу. Күлмәк сайланды! Безнең туебыз Лос-Анджелеста февраль аенда булачак», – дип уртаклаша Гөлназ.
Хәтерләсәгез, Америкага китеп төпләнүе аркасында Гөлназны хәтта сатлыкҗан дип атаганнар иде.
"Кызганыч, үзебезнең туган Татарстаныбызны саттыгыз" дип комментарий калдырган иде аңа. Моңа җавап итеп Гөлназ: "Моннан да юләр сүз ишекәнем юк иде. Татарстанның данын һәм мәдәниятен яклап күпме илләр гиздем, әле тагын күпме яклап гизәчәкмен. Бу очракта сатлыкҗан дип атау - минем турында түгел. Ә Америкага мин инде бик күптәннән күченеп киткән идем" дип язды.
Бик күпләр җырчыны яклап комментарийлар калдырган. "Сез нәрсә инде, ник монда да сәясәтне китереп кыстырасыз. Гөлназ үз мәхәббәтен очратып гаилә корды. Бәхетле булсыннар" дип язды алар.
Аңарчы "Матбугат.ру"да Гөлназ Батталованың никахы турында язган идек. Сөенче белән җырчы үзе уртаклашты. «Үземнең кәләш икәнлегемне сезгә күптән сөйлисем килгән иде. Ә хәзер мин — хатын. 11.03.2022», - дип бүлеште Гөлназ.
"Матбугат.ру"га билгеле булганча, кияү Алекс исемле. Ул - Америка егете.
Шулай ук укыгыз: Гөлназ Батталова: “Америкага кияүгә чыгам дип китмәгән идем”
--- |
Иң күп укылган
|