поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
06.12.2022 Ир белән хатын

«Мин апагыз белән 1966 елда интернет аша таныштым бит»

Бер-берләрен гомер буе кадерләп, саклап йөрткән матур парлар бар. Шундый күркәм парларның берсе – Чистай районының Дүртөйле авылында яшәүче Әминә һәм Ринат Сәлаховлар.

– Мин апагыз белән 1966 елда интернет аша таныштым бит, – дип шаккатырды башта безне Ринат абый. «Ул заманда нинди интернет булсын инде?» – диештек. Ә хикмәт менә нәрсәдә булган икән.
 
Ринат абыйның армиядән кайткан чаклары булган ул. Ә яшь кыз Әминәнең укуын тәмамлап, шушы авыл мәктәбенә балалар укытырга төшеп йөргән мәлләре.
 
– Иске өебезнең кечкенә генә тәрәзәләре бар иде. Бозга каткан шул тәрәзәне эретеп, кечкенә генә тишек ясап, ара-тирә урамны күзәтеп ала торган тәртибем бар. Бер көн шулай карап торганда, чаңгы шуып баручы бер кызга күзем төште. Янымдагы сеңлемнән аның кем булуын сорадым. Ул әлеге чибәр туташның яшь мөгаллим булуын әйтте. Шул кечкенә генә тишектән бер күз төшереп алу җитте миңа апагызга гашыйк булыр өчен. Күңелдә ялкын кабынды бит. Шунда ук: «Бу кыз минеке булырга тиеш», – дигән уй керде. Ләкин тиз генә чыгып танышырга кыймадым. Безнең чорда гомумән ике яшь кешенең ялгызы гына калып сөйләшүе хупланылмый торган ят күренеш иде. Әминә укытырга күрше авылдан килеп йөрде. Ә мин колхозда шофер булып эшли идем. Ара-тирә машинага утыртып, алып кайтып куя башладым. Аралашуыбыз әнә шулай башланды безнең, –  дип сөйләде Ринат абый.
 
Мәхәббәт тарихы башланырга сәбәп булган мәктәптә исә Әминә апа 41 ел эшләгән. Балаларга математика укыткан ул. Биш балаларының өчесе әниләре юлын сайлауда да аның өлеше булмый калмагандыр. Сәлаховлар династиясенең гомуми укытучылык стажы 106 елга тулган икән инде.
 
– Кызларыбызның өчесе дә үземнең юлдан китте. Олы кызыбыз Әнисә биология һәм химия укытты. Уртанчыбыз Рүзилә мәктәптә директор урынбасары булып эшли. Өченче кызыбыз Казанда белем бирде. Әлеге вакытта балалар бакчасында эшли.
Үз юлымнан китүләренә сөендем генә. Эшем ияреп өйгә кайта иде, кызлар мөгаллим хезмәтен күреп үстеләр, – дип Әминә апа.
 
Авылларында мәктәп булмаса да, мәгариф өлкәсендәге яңалыклардан бүген дә хәбәрдар булып яши алар.
 
– Мәктәптә дә, гаиләдә дә, тормышта да бер-береңә яхшылык эшләргә тырышырга, яхшы мөгамәләдә булырга кирәк. Үзебез эшләгәндә хезмәттәшләребез белән бик дус-тату яшәдек. Әле дә чордашларыбыз белән аралашып торабыз. Мәктәптә эшләгән елларны сагынып искә алабыз. Алар белән бергә эшләү рәхәт иде, бик актив булдык. Укучыларым да бик рәхмәтле булды. Килеп, хәлемне белешеп торалар, – ди Әминә апа.
 
Ринат абый да – гомерен авылга, авыл хуҗалыгына багышлаган кеше. Шофер да булган, бригадир булып та эшләгән, ә пенсиягә чыгар алдыннан 20 елын агрономлыкка  багышлаган. Әлеге мөлаем, матур парның быел гаилә коруларына 55 ел булган. Кадерләп, саклап торырдай ныклы терәк булган биш балалары, җиде оныклары, дүрт оныкчыклары бар.
 
– Тормышыбыздан бик канәгать, пенсия килеп тора, балалар исән-сау, үзебез бәхетле, парлы гомер кичердек. Ураза тотабыз, намазлар укыйбыз, мәчеткә йөрибез. Болар үзе үк зур бәхет ләбаса, – дип шөкер итә Сәлаховлар бүгенге тормышларына.
 
Шулай булмыйни, ул әле дә машинасына утырып, кайчандыр тәрәзә ярыгыннан гына күзәткән Әминәсен дә янына алып, балаларының, оныкларының хәлен белешеп кайта. Өйләренә җиде-сигез газета яздырып, парлашып утырып укыйлар. Кадерле һәм бәрәкәтле тормыш шундый була торгандыр инде ул.
 

Зөһрә САДЫЙКОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 06.12.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»