|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.12.2022 Киңәш-табыш
Сатып алынган фатирны кире кайтарырга туры киләчәк. Нинди очракта?Фатирны сатып алганнан соң да югалтып була. Әгәр аны сатучы кеше эшкә яраксыз дип табылса, фатирны кире кайтарырга туры киләчәк. Бу турыда РИА Новости яза. Фатирны сату-алу килешүен дөрес булмаган дип тану өчен шактый сәбәпләр булырга мөмкин. Шул исәптән, килешү төзегәндәге хаталар да, ди юрист Елена Кудерко «Прайм» агентлыгы белән әңгәмәдә.
Мәсәлән, сатучы эшкә яраксыз дип табылган һәм бу турыда сату-алу килешүе төзелгәннән соң гына билгеле булса да, суд сату-алу килешүен дөрес түгел дип таный.
«Әгәр килешүне эшкә яраксыз кеше имзаласа, моны алдан ачыкламаган булсалар, суд, һичшиксез, бу килешүне дөрес түгел дип таба», – дип кисәтә Кудерко.
Икенчедән, килешүне бетерү өчен тагын бер сәбәп – язылышып яшәгән чакта алынган фатирны ире яки хатынының ризалыгыннан башка сату очрагы, дип яза Татар-информ.
Сатучы банкротлыкка чыккан очрак та фатирны сатып алган кешедән милеккә хокукны кире алу өчен нигез була.
Юрист аңлатканча, фатир өчен акчаны да кире кайтармыйлар, түләү өчен ана капиталы кулланылган булса да. Ипотека килешүен туктату исә бөтен сумманы алдан түләттерүгә китерә.
Куркынычны минимумга калдыру өчен, фатир сатучының документларын җентекләп тикшерергә, банкротлык билгеләре булмауны килешүдә теркәүне таләп итәргә кирәк, дип киңәш итә юрист.
Фото: Фрипик.ру
--- |
Иң күп укылган
|