|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.12.2022 Җәмгыять
Иделдә боз астыннан коткарылган эткә яңа хуҗа эзлиләрИделдә боз астыннан коткарылган эткә яңа хуҗалар эзлиләр. Бу хакта Яшел Үзән районы матбугат хезмәте хәбәр итә. Акыллы һәм әйбәт "малай", ди алар. Үзенә алырга теләүчеләр 89377758777 (Регина) элемтә номеры буенча шалтырата алалар. Гадәттән тыш хәл бүген булган. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, Яшел Үзән янында патрульлек итү вакытында Казан коткаручылары Иделдә боз астына төшеп киткән, койрыгы белән бозга ябышып каткан эткә тап булганнар. Эт чыгарга бик тырышса да, көче җитмәгән.
Бәхетенә шушы махсус хезмәт вәкилләре килеп чыгып, Сергей Чирков һәм Роман Ширяев этне коткарганнар.
Хәзер икенче туган көнен билгеләп үтүче эт өчен яңа хуҗалар эзлиләр.
Фото: МЧС
--- |
Иң күп укылган
|