поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
03.12.2022 Җәмгыять

Журналист һәм тарихчы Шамил Галимовка 65 яшь тула

“Бердәмлек” газетасының чишмә башында булган журналист, 17 ел буе “Азан” газетасын чыгарып килгән баш мөхәррир, татар иҗтимагый оешмалары әгъзасы, берникадәр вакыт Өлкә татар иҗтимагый автономиясе директоры, ә соңгы 10 – 15 елда туган ягыбыз тарихын өйрәнеп, күпсанлы китаплар язып һәм бастырып чыгарган Шамил Галимовка 8 декабрьдә 65 яшь тула.

Шамил Хәйдәр улы белән мин нәкъ утыз ел элек, ерак 1992 елда, “Бердәмлек” газетасына машинистка булып эшкә килгәч танышкан идем. Ул, һәм “Бердәмлек” газетасында эшләгән башка абруйлы хезмәткәрләр минем өчен әүлияләр булып күренәләр иде. Алар минем үзаңыма нык тәэсир иттеләр һәм аңа кадәр узган гомеремне зур тормыш юлына прелюдия генә итеп күр¬сәттеләр. Мин белмәгән күп нәрсәләрне беләләр, ләкин әй¬тә алмыйлар кебек тоела иде. Ул шулай булгандыр да. Чөнки үткән гасырның туксанынчы елларын мин ниндидер иләк, яисә диффузия процессы бара торган сыекча белән чагыштыра идем. Кемдер төпкә төшә, кемдер өскә күтәрелә һәм бу процессның анык кануннары бер¬кемгә дә билгеле түгел иде.
 
Менә шул диффузия процессы барган редакциягә мин дә килеп эләктем һәм башым белән татар тормышына кереп чумдым. Миңа журналистика өлкәсендә зур тәҗрибә туп¬лаган Рәфгать Әһлиуллин һәм Шамил Галимов бик күп ярдәм иттеләр, һәм алар мине бу даирәгә җитәкләп керткән беренче кешеләр иде.  
 
Шамил Хәйдәр улы ил тарихын, татар тарихын, Идел буенда сибелеп яшәгән аерым кавемнәр һәм авыллар тари¬хын яхшы белүе белән редакция хезмәткәрләреннән аерылып тора, күп шәхесләрне шәхсән белә һәм һәрнәрсәгә үз карашы бар иде. Бераздан бу аңа “Бердәмлек” редакциясеннән чыгып, эшкуар Зөлфәт Сәлахов ярдәме белән, “Азан” газетасын ачарга һәм 17 ел буе аны кызыклы итеп чыгарырга, һөнәре буенча тарихчы буларак, үзенең эзләнүләрен халыкка күрсәтергә мөмкинлек бирде.
 
Кызганычка, финансирование булмаганлыктан, “Азан” ябыла. Ләкин шундук Шамил Хәйдәровичка башка ишекләр ачыла. Бу вакытта ул инде Самара өлкәсенең татар тарихчысы буларак танылган, 25 еллык тәҗрибәсе булган  белгеч булып җитешкән кеше. Газета чыгару буенча көндәлек вак эштән аерылгач, яраткан тарихына да вакыт күбрәк кала. Ул Мәскәү, Петербург, Самара, Уфа, Казан, Ульян, Оренбург, Богырыслан архивларына башы белән кереп югала, өлкә татар авыллары, Самара шәһәре тарихлары, муллалары, танылган кешеләре буенча эзләнүләр алып бара һәм, нәтиҗәдә, саллы тарихи китаплары, белешмәләре басылып чыга башлый. Нәрсәсе гаҗәпләндерә: аның башында, энциклопедиядәге кебек, мең-ләгән даталар, исемнәр, һәрберсенең биографиясе һәм авыл атамалары саклана. 
 
Шамил Галимовка рәхмәт сүзе белән дүрт ел элек булган вакыйгаларга кайтам. Октябрьнең 31ендә, “Бер¬дәм¬лек”нең баш мөхәррире Рәф¬гать Әһлиуллин вафат булган көнне, Шамил белән шәһәр зиратына башка эш буенча барырга туры килде. Анда инде Рәфгать абыйның кабере өчен агач кәүсәсен кисәләр иде. Шул тәэсирдән арына алмыйча, “Бердәмлек”нең киләчәк язмышы турында сүз кузгаттык. Башларыбызда томан иде, әлбәттә. Ләкин шуны аныкладык – газета ябылмаска тиеш. Без, газетаның чишмә башында булган кешеләр, аны саклап калмасак, кем аны үз кулларына алыр? Аның бит ике меңнән артык укучысы бар. Газетаны япсак, халык күзләренә ничек карарбыз?
 
...Чынлап та, шушы дүрт ел эчендә газета битләрендә Шамил Хәйдәр улының тарих, шәхесләр, милли тормыш темаларына язылган мәкаләләре даими чыгып торды. Тарихи даталарны исебезгә төшереп, күп вакыт хата җибәрүдән дә саклап кала иде. Без дә ул уздырган чаралар турында гел язып тордык. Ә үткән ел ахырында, газета авыр хәлгә калгач, аның гаиләсе безгә акчалата да ярдәм итте. Шушы хезмәттәшлеге өчен без Галимовларга чиксез рәхмәтлебез.  
 
...Кызганычка, кеше гомере кыска. Ә менә газетаның гомере чиксез озын да була ала. Алга карап, дүрт ел буе редакциягә татарча укый-яза белгән яшь хәбәрчеләр, белемле баш мө¬хәррир эзләп табу өстендә эшләдек. Бүген инде биредә өченче баш мөхәррир - Данияр Сәйфиев җитәкчелек итә, кабинетларда яшьләр тавышы ишетелә. Ләкин, никадәр амбицияле булсалар да, Шамил Галимов кебек ветераннарның белеменә таянып, тәҗрибә туп¬ларга тиешләр әле алар... 
 
Юбилеегыз белән, Шамил Хәйдәрович! Озын гомер телибез!

 


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 03.12.2022
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»