поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
03.12.2022 Шоу-бизнес

Ринат Рахматуллин: "Абый белән икәү генә калдык"

Татар эстрадасының танылган артисты, бик күп популяр җырлар авторы Ринат Рахматуллинның шул ягы ошый: кайчан мөрәҗәгать итсәң дә, сорауны җавапсыз калдырмый. Үз хәле хәл булганда да, җавап бирергә җаен таба ул.

– Ринат, гаиләдә син – төпчек бала. Бертуганнарың исән-саулармы?
 
– Без өч бала үстек: апа, абый һәм мин. Апа 39 яшендә үпкә ялкынсуыннан үлеп китте. Абый исән-сау, Аллаһка шөкер. Ул авылда яши. Хәзер абый белән икәү генә калдык. 20 яшемдә әти вафат булды. 47 яшемдә инде әнкәйсез дә калдым. Әти гомер буе колхозда механизатор булып эшләде. Буа районының Түбән Наратбаш авылында “Коммунизм” дигән колхоз иде ул. Әти шунда колхоз рәисен йөртте. Әнкәй 40 ел буе мәктәптә эшләде. Авылда әнкәйне дә, әтине дә бик хөрмәт итәләр иде. Әти-әниле бала – бәхетле бала, шул чакларга кайтасы килә, бик сагындыра. 
 
– Озак еллар Буа театрында эшләгәнсең. Театрга ничек эләктең?
 
– Буа театры җитәкчесе Раил Садриев белән дуслар гына түгел, ерак туганнар да әле без. Студент вакытларда да гел бергә булдык. Бервакыт ул миңа театрда эшләргә тәкъдим ясады. Ә ул вакытта мин Буадагы шикәр заводының клуб мөдире идем. Әмма эштән китмәдем, параллель рәвештә анда да, театрда да эшләдем. Ул заманда Буа театрын шул чор артистлары белән яңадан торгыздык дияр идем. Театрда шундый бер гадәт бар иде: спектакль башланыр алдыннан Раил Садриев пәрдә алдына чыгып, мәзәкләр сөйләп халыкны кыздыра. Аннары спектакльне куябыз, ә инде спектакльдән соң үзем язган өч җырымны башкарам. Театрыбыз – уникаль, анда мәзәк тә, спектакль дә, җырлар да бар иде.
 
– Күңелеңә кайсысы якынрак - театрмы, әллә эстрадамы?
 
– Эстрада белән театрны беркайчан да аермадым, икесе дә миңа булышты, икесе дә якын. Театр миңа зур тәҗрибә бирде, сөйләм телен баетты. Раил Садриев мине дөньяга чыгарды, халыкка танытты. Мин инде 1997 елларда Ульяновск, Чувашия, Түбән Новгород, Пенза, Мәскәү якларында концертлар куеп йөри идем. Татарстанда мине белмиләр иде әле. Берзаман “Барс Медиа” компаниясе күреп алды да, үзләренә чакырды. Алар миңа клиплар төшерде, бик күп җырларымны тамашачыга чыгарды, яңгыратты. Шулай итеп, 2007 елда эстрадага килеп кердем. 2010 елда “Тукта, яңгыр” җыры белән бөтен татар эстрадасын шаулаттым. Россиядә кайда татарлар бар, барысы да шушы җырымны тыңлады. Миңа шунысы рәхәт: җыр эзләп интегеп йөрмим. Җырның сүзләрен дә, көен дә үзем язам. Бүген 200гә якын җырым бар.
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 03.12.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»