|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.11.2022 Криминал
Ундүрт яшьлек үсмер әтисен балта белән сугып үтергәнБашкортстанның Мәләвез районында бер ир әтисен үтерүдә гаепләнә. Җинаять 2005 елда ук, гаепләнүчегә 14 яшь булганда, кылынган. Якынча версияләр буенча, җинаятьнең сәбәбе – үсмернең мәктәпкә йөрмәве аркасында әтисе белән сүзгә килүе. БР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, Мәләвез районында туып-үскән, бүгенге көндә Санкт-Петербургта яшәүче ирнең әтисен үтерүе ихтимал. 2005 елда Җиргән авылында яшәүче 14 яшьлек үсмер әтисе белән талашкан. Ата кеше улының дәрескә йөрмәвен белеп калган. Бәхәс күңелсез тәмамланган: үсмер берничә тапкыр әтисенең башына балта белән суккан. Ул шунда ук үлгән. Соңыннан малай әтисе гәүдәсен тимер тартмага салып, бакчада күмеп куйган.
Өч ел үтеп, абыйсы үлгәч, малай бу хәл турында әнисенә сөйләгән-сөйләвен. Ана кеше, әлбәттә, милициягә хәбәр итмәгән. Туганнарына һәм танышларына гаилә башлыгы бурычлары аркасында каядыр китеп гаип булгандыр, дип сөйлиләр. Өйләнешкәч, егет гаиләсе белән Санкт-Петербургка күченгән. Анда хатынын үтерергә маташканы өчен хөкем ителгән. Иреккә чыккач, ул элекке хатынының сөяркәсе белән танышкан (...начар анекдоттагы кебек. – Авт.) Кәеф-сафа корып утырганда ул шешәдәшенә кайчандыр әтисен үтерүе турында сөйләгән. Ә ул исә бу хакта полициягә хәбәр иткән.
Гаепләнүче гаебен таныган. Әлеге вакытта ул сак астында. Тиз арада җинаять эшен суд карарга тиеш.
Чыганак: bashinform.ru
Фото: БР буенча Тикшерү комитетыннан.
--- |
Иң күп укылган
|