поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
29.11.2022 Җәмгыять

85 мең шешәдән зур йорт төзеп кергәннәр

Бер гаилә шампан шәрабы шешәләреннән йорт төзеп кергән. Моның өчен алар 85 мең шешә җыйган.

Пермь шәһәре янында урнашкан бу үзенчәлекле йорт читтән караганда башкалардан әллә ни аерылмый да - тимер капка,  сайдинг белән тышланган йорт, мунча. Ә якынрак барып, өйнең стеналарына күз салсаң, без күреп өйрәнгән бүрәнәдән яки кирпечтән түгел, шампан шәрабы шешәләреннән төзелгән.
 
- Ирем башта «Приусадебное хозяйство» дигән журналда бер хатынның шешәдән парник төзегәнен укыган, шуннан үзе дә шулай эшләп карарга булды, - дип сөйләгән пыяла йорт хуҗасы Зоя Николаевна Саначева. - Парникны ул джин-тоник савытларыннан ясады. Алар чүплек тулы, урам чатларында да күп - шуннан да җыйдык. 4 көн эчендә төзедек, - дигән ул.
 
Парник бик яхшы килеп чыккач, Саначевлар гаиләсе моның белән генә чикләнеп калмаган, шешәләрдән йорт салырга керешкән. Бу юлы инде алар бәләкәй савытлардан түгел, ә ныклы булсын өчен шампан шешәләре җыйганнар.
 
- Йорт өчен бик күп шешә кирәк, без аны бөтен гаиләбез белән ун ел дәвамында җыйдык. Нәтиҗәдә 4 ай эчендә йорт төзеп кердек, - дигән Зоя Николаевна.
 
Күңел кушуы белән генә проектсыз һәм плансыз төзегәннәр йортларын. Пыяла торакның гомум мәйданы - 100 квадрат метр, бүлмәләре күп: зал, аш-су бүлмәсе, йокы бүлмәләре, бәдрәф тә бар. 
 
 
- Ул вакытта шампан арзан иде, халык күп ала иде. Шешәләрне берәмләп үзебез җыйдык, дуслар да ярдәм итте. Якын-тирә кафе һәм рестораннарга барып, шампан шәрабы шешәләрен ташламаска куша идек, көн саен шулай җыеп йөрдек. Нәтиҗәдә, 110 мең шешә җыелды, хәтта артык та булды әле - өйгә нибары 85 мең данә китте, - ди хуҗабикә.
 
- Башта без йортның почмакларын да шешәләрдән корырга уйлаган идек, ләкин дуслар, алай йортыгыз ныклы булмас, кирпечтән мендерегез, дип киңәш иттеләр. Шуңа күрә газобетоннан блоклар сатып алдык, - дигән Зоя Николаевна.
 
Пыяла йортлары ныклы корылган. Хуҗабикә шампан шәрабыннан ясалган калын стеналарын хәтта чүкеч белән суксаң дә ватылмыйлар дип сөйләгән. Йорт кышын да җылыны яхшы саклый, тәрәзә астыннан газ белән җылытучы нибары бер торба үтә.
 
Бу гаиләнең мунчалары да пыяладан.Пар салсаң, озакка чыдый, бик шәп мунчабыз, шешә җыеп йөрүебез бушка китмәде, игелеген күрәбез, шөкер, дип шатланып сөйләгән Зоя Николаевна.
 

Ләйсән КАСПРАНОВА
Өмет
№ --- | 29.11.2022
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»