поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 16 Май
  • Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь
  • Рөстәм Гайзуллин - актер
  • Ләйлә Ялалова - журналист
  • Роза Мулланурова - язучы
  • Дамир Сәмерханов - режиссер
  • Дамирә Кузаева (1948-1993) - актриса
  • Дамир Хәлилов - smm-белгеч
  • Оскар Юнысов - музыкант
  • Илһам Исмәгыйлев - хәйрияче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
21.02.2011 Җәмгыять

Ник мин индеец түгел икән...

АКШта кунак булып кайтуыма ярты елдан артык вакыт үтсә дә, анда күргәннәрем әле дә күз алдымда. Америкада чын-чынлап гражданлык җәмгыяте урнашуы, төрле халыкларга, шул исәптән соңгы дәвердә генә килеп урнашканнарга да тигез шартлар булдырылуы, җирле халык булган индеецларга аерым иркенлек би­релүе гаҗәпләндерде, нигә бездә дә шулай түгел икән, дигән уйларга салды мине.

АКШта дини, милли һәм башка төрле иҗтимагый оешмалар исәпсез. Алар бигрәк тә СССР таркалгач ишәйгән. Анда украин, грузин, әрмән, хәтта үзбәк, таҗик һәм казах оешмалары бар; тик урысларныкы юк. Алар бердәм оешма корырлык уртак тел таба алмый икән. Хәтта урыс православиесе чиркәве дә ике төрле. Иң оешкан, иң бердәм халык исә – яһүдләр. Хәтта СССР­­дан барган “телсез”, динсез яһүдләрнең яртысы җомга көнне синагогага бара, төрле яһүд оешмалары эшчәнле­гендә катнаша, яңа күчеп килгәннәргә урнашырга ярдәм итә. Хәзер инде андагы мөселманнар да алардан үрнәк ала башлаган.

 

Бер көнне, өйдән чыгуга, тротуар читендә тәмәке тартып торучы өлкән яшьтәге негрга тап булдым. АКШ пенсионерларының тормыш-көнкүрешләре белән дә танышасы килгәнгә, аңардан: “Ничек миңа берәр пенсионер белән очрашырга икән?” – дип сорадым. “Мин үзем пенсионер”, – диде әңгәмә­дәшем. Өстәвенә ул 17 ел Аляскада алтын руднигында эшләгән шахтер икән. Хәзерге көндә 2200 доллар пенсия алып Нью-Йоркта гомер кичерә. Мин, бәндәгез – Таҗикстанда рудникта 15 ел эшләгән кеше – пенсияне негр­дан сигез мәртәбә ким алам булып чыкты. Негрның: “Син үзең кем?” – диюенә: “Мин – Русия негры һәм бездә татарлардан башка да негрлар күп”, – дип җавап бирдем. Ул рәхәтләнеп көлде. Ул, татарларны Чың­гыз ханга бәй­ләп, аларның негрга әйләнүләренә бик ышанып җитмәде, ахры. Хәзер АКШ негрлары негр түгел инде. Үземнең 300 долларга да җитмәгән пенсиям турында әйткәч, ул мине тилемсә дип уйлады, ахры, шикләнеп карады. Лә­кин уен сүз сөйлә­мәвемне тө­шенгәч, көлде дә кулымны кысып китеп барды. “Нигә мин дә Америка негры түгел икән”, – дигән уйлар килде бу вакытта башыма.

 

Әлеге 2200 доллар – АКШ шахтерларының уртача пенсиясе, аннан да артыграк алучылар шактый икән. Аларны кара тәнле американ диеп атарга гына ярый. Анда алар һәр адымда. Ләкин бездә язган, сөйләгәнчә хәер сорап, эчеп, аунап ятмыйлар. Дөрес, гомер буе эшләмичә посо­биегә генә яшәүчеләр дә бар. Алар ак тәнле американнарга: “Безне күп эшләтеп, АКШны шушындый бай илгә әверелдердегез, инде хәзер безгә ял итсәк тә була”, – дияләр икән. Әйтеп карасын әле Русиядә шул сүзләрне татар, чуаш һәм башкалар.

 

Ә менә АКШ индеецлары башкалардан әллә ни аерылмый (төс-кыяфәтләре белән диюем), өстәвенә музейларда да алар турында мәгъ­лүмат аз. Бәхетемә, кайтырга җиде көн кала күрше штатта индеецлар фестивале булачагын телевидениедән ишеттем. 200 миль үтеп, анда барып та җиттек, тик мин фаразлаган индеецлар булып чыкмады алар. Якут, бурят, удмурт, татар кебек “Русия индеецлары”ныкыннан күпкә яхшырак икән аларның хәле. Таныклыгымны күрсәткәч (анда инглизчә дә язылган), мине юлбашчы үзе кабул итте. Кайдан һәм кайсы кабиләдән булуым белән кызыксынуына: “Мин – татар, ягъни Русия индеецы”, – дидем. Ул исә, пенсионер негрдан аермалы буларак, татарларны белми иде. Шуңа күрә татарларны да кырганнар, сөргәннәр, ат урынына эшләткәннәр, җирләрен талап алганнар, хәтта көчләп чукындырганнар, хәлләр әле дә шул чама дәвам итә, диеп төшендерергә туры килде. Индеецлар резервацияләрендә үз гореф-гадәтләре, үз кануннары буенча яши, монда АКШ кануннары көчен югалта икән. Шуларны белгәч: “Һай, нигә Татарстаныбыз резервация түгел, ник мин Америка индеецы түгел икәнмен”, – диеп уйлап куйдым. Хәзер алар арасында тел югалту, диннән читләшү очраклары юк диярлек. Киресенчә, алар юкка чыккан телләрен тергезү белән җитди шөгыльләнә; аларга көчләп тагылган нәсранияттән (христианлык) үз диннәренә кайта. Индеецлар һәм негрлар арасында исламга тартылу да көчле икән. Дәвамын күрергә насыйп әйләсен!..


Дамир РӘФЫЙКОВ
Ватаным Татарстан
№ 32 | 19.02.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»