|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.11.2022 Криминал
Мәчеттән акча урлаганБашкортстанда Зианчура районында бер ирне мәчеттә урлашкан өчен хөкем иткәннәр. “КП-Уфа” басмасы язуынча, бу кеше кырын эшен Сибайда кылган: ул сәдакә әрҗәсеннән акчалар урлаган. Суд мәгълүматлары буенча, җинаять 11 августка каршы төнен кылынган. Гаепле кеше исерек хәлдә булган. Ул йоклап чыгу өчен мәчетнең ишеген бүрәнә белән бәреп ваткан. Эчкә кергәч, күзе акчалы әрҗәгә төшкән һәм аның эченнән 7100 сум урлаган.
Җинаятьче үз гаебен өлешчә генә таныган. Аңлатуынча, ул мәчет бинасы эченә урлашу өчен түгел, ә йоклар өчен генә кергән. Ә акча урлау уе соңыннан барлыкка килгән.
Суд аны алты айга ирегеннән мәхрүм иткән.
Фото: stavplus.ru
Язгөл САФИНА |
Иң күп укылган
|