поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
28.11.2022 Язмыш

"Башта кызым юл һәлакәтендә үлде, аннан улым яман чирдән китеп барды..."

Газетагызга яшьләр күп яза. Һәрберсендә әлеге дә баягы мәхәббәт, хыянәт проблемасы. Кайберләрен укыйм да, көлеп куям. Яшьлек – юләрлек, дип юкка әйтмиләрдер инде. Хәзерге яшьләр иркендә, рәхәттә яши, безнең кебек кыенлык күрмәгән алар.

Мине Фәрхәт үзләренә урлап алып кайтты. Миңа 19 яшь иде, бик ошатып йөргән егетем дә бар иде. Аңа кияүгә чыгармын дип хыялландым, тик язмыш үзенчә хәл итте. Фәрхәткә чыктым, яратмыйча. Яратасыңмы, юкмы дип сорап торучы да булмады. Башта бик еладым, беренче балабыз тугач та сагышланып йөрдем, әткәй белән әнкәй янына кайтасым килде. Икенче улыбыз тугач, күндем. Ә кая барасың? Шулай итеп, бер-бер артлы диярлек дүрт балабыз туды.
 
Авыр еллар булды. Ашарга да җитмәде, балаларга кием алырга да рәт юк иде. Фәрхәт көн дими, төн дими басуда, фермада эшләде. Аннары үпкәләренә суык тидереп, 43 яшемдә мине тол калдырып китеп тә барды. Фәрхәтсез бик кыен булды яшәүләре. Кызларым ярар, минем янда кайнашты. Ә менә малайларга әти кирәк булды. Шулай да Ходай ташламады безне, балалар үсеп кеше булдылар.
 
Тик Ходай бер сынаса сыный бит ул. Кызым авылга кайтканда, юл һәлакәтенә очрап үлде. Рульдә үзе иде. Аннан ике ел узгач, улым да яман чирдән китеп барды. Йөрәкләрем ничек түзгәндер, Ходай бу юлы да мине ярдәменнән ташламады. Әмма йөрәгемдә меңәрләгән тирән яра... Менә шундый сынаулар кичергән кеше мин. Ә сез тузга язмаган проблемаларыгызны халыкка чыгарып, кара кайгыга баткан буласыз. 
 
Яшьлеккә кире кайтып, нидер үзгәртер идемме мин? Юк. Фәрхәтемне яратмаган булсам да, мин аңа бик рәхмәтле, чөнки ул миңа дүрт бала бүләк итте. Балаларым – йөрәк парәләрем, Фәрхәтемнең якты истәлеге алар. Ә ярату белән генә булмый, ярату бүген бар, иртәгә юк. Бу дөньяда бер-береңә хөрмәт булырга тиеш. Әйтәсе килгәнем шул: парларыгызны саклагыз, хөрмәт итегез, яшьләр.
 
Мәүҗидә апагыз
Фото: пиксабай
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 28.11.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»