поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
25.11.2022 Язмыш

«Яман шештән котылсам, мәчет төзетер идем, дип нәзер әйткән идем…»

Рязань шәһәрендә яшәүче эшмәкәр Рамил Хәлиуллин Киров өлкәсендәге Малмыж районының Яңа Йөрек авылында клуб төзеткән. Бу Рамилнең авылга беренче генә ярдәм итүе түгел икән. Буа казыткан, хәзер авыл халкы шунда балык тота. Сабан туе уздырганда да читтә калмый иганәче. Юллар төзетергә дә исәбе бар әле аның. Кем соң ул әлеге игелекле татар егете?

Яңа Йөрек авылын халык телендә Пүчинкә дип атыйлар. Мондагы  Яңа Йөрек, Шагабан, Үрнәк, Марс авыллары бер-берсенә бик якын урнашкан. Аларны зур авылның урамнары дисәң дә була. Тик мәктәбе дә, бакчасы да юк.  Дүрт авылга – ике кибет. Балалар Иске Йөрек мәктәбенә йөреп белем ала. Яңа Йөректә барлыгы 280ләп кеше яши. Күпчелеге – өлкәннәр, 17 яшькә кадәрге  33 бала бар икән. Әмма  эш булмагач, яшьләрнең күбесе шәһәргә китә.
 
– Җимерек хәлдә булгач, клубны башта иске мәктәп бинасына күчерделәр.  Рамил Хәлиуллин ярдәме белән быелның июнь аенда яңа клуб һәм  китапханә ачылды. Бу эш 2019 елда башланган иде. Төп эшмәкәр ул булса, совхоз директоры Зиннәтулла Хәйруллин да, авылдагы яшьләр дә үз өлешен кертте. Вак-төяккә дә акча күп кирәк бит, – ди  клуб мөдире Инзилә Мәрданова.
 
Клубта, китапханәдә уздырылган чараларда халык бик актив катнаша. Мобилизацияләнгән егетләргә ярдәм итү өчен, районда беренчеләрдән булып, хәйрия концерты уздырганнар. Яңа бинага яшьләр сөенеп туя алмый. «Рәхмәт инде Рамил абыйга, безнең күңелне күрә белгән  Инзилә апага», – ди алар. Клуб-китапханә мәчет белән дә тыгыз элемтәдә тора икән. Авыл имамы Фәрит Нигъмәтҗанов, анда килеп, Коръән бәйгеләре уздыра. Җәй көне балалар өчен мәчет яны  лагере эшләсә, төштән соң хәзрәт аларны клубка  алып килә. Кыскасы, тәрбия эшендә  бергәләп катнашалар.
 
Рамил Хәлиуллин белән дә элемтәгә кердек. Ул үзе –  күрше Марс авылыннан. Армиядән кайткач, авылда озак тормый, Югославиягә сугышка китә. Шуннан Рязаньда төпләнеп кала. Чит җирләрдә яши башлавына – 28 ел. Татьянага өйләнеп, өч бала тәрбиялиләр. Аның бизнесы иптәш егете Андрей белән балык тозлап сатып, акча эшләүдән башлана. Хәзер инде ул – ике зур консерв заводы хуҗасы. Аның кул астында меңгә якын хезмәткәр эшли.
 
– Мин Марс авылында тудым. Әнием үлгәч, Иске Йөректәге интернатта яшәргә туры килде. Яңа Йөрек тә күңелемә якын. Яман шеш  белән чирләдем. Әгәр бу чирдән котылсам, мәчет  төзетер идем, дип нәзер әйткән идем. Дус малаем, безнең авылда мәчет бар бит инде, клуб кирәк, диде. Акчасын бирдем, оештыру эшләрен Илнур башкарды. Башкаларга ярдәм итү ошый миңа. Рязаньда да  ятимнәр йортларына, башка мохтаҗларга да булышып торабыз, – ди 50 яшьлек Рамил Хәлиуллин. – Жәен авылга Сабан туена кайттык. Казаннан «Айфара» төркемен  чакырттым. Хәзер авыл халкы: «Киләсе елга да милли бәйрәмебез шундый кызык булачакмы?» – дип сорый. «Тагын да яхшырак булачак», – дип вәгъдә иттем. Без исән булганда, Сабантуй бетмәячәк. Юл төзеткәндә дә булышырга исәп бар. Акча булганда, ник ярдәм итмәскә?!
 
 
 
 

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 25.11.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»