поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
24.11.2022 Шоу-бизнес

Рифат Фәттахов: “Артистлар килешүне үтәми башлагач, башын юләргә сала”

Татарстан Республикасы Продюсерлар Союзының беренче ачык очрашуы узды. Анда яңа иҗтимагый оешманың төп максатлары аталды. Продюсерлар берлеген бу өлкәдә тәҗрибәле кешеләр җитәкли:

Рифат Фәттахов – Продюсерлар Союзы рәисе, Рәшит Ваһапов фонды директоры; Рөстәм Сәрвәров – Президиум әгъзасы, “Аксу” студиясе җитәкчесе; Айгөл Зәйнуллина – Президиум әгъзасы, “Болгар кызлары” төркеменең җитәкчесе һәм солисты; Җәүдәт Гыйльманов – Президиум әгъзасы, татарча “Йолдызлар фабрикасы” проекты җитәкчесе.

– Продюсерлар союзын оештыру идеясе, дустыбыз, Илфак Шиһапов исән чакта ук бар иде. Һәр оешманың төп максаты – төрле мәсьәлә буенча коллектив фикер белдерү, профессиональ хокукларны яклау. Хәзерге вакытта проблемалар күп, иң беренчесе - цивилизацияле музыкаль индустрия булмау. Аның нигезе законга таяна. Башкаручыларның һәм продюсерларның хокукый белемен күтәрүне уставка да керттек, – диде Рифат Фәттахов.

Сүз уңаеннан, Татарстан Республикасы Продюсерлар Союзының уставы 17 октябрьдә кабул ителгән. Анда әлеге өлкәне үстерү буенча пунктлар рәсми рәвештә теркәлгән. Продюсерлар союзы - ачык оешма, аңа физик һәм юридик затлар кушыла ала. Бу берләшмә музыкаль өлкәне генә түгел, башка тармакта эшләүче продюсерларны да үз эченә алырга мөмкин. Продюсерлар союзын оештырып җибәрүчеләр 2 мең 500 сум акча җыешкан. Әлеге оешмага кушылырга теләүчеләргә түләү әле билгеләнмәгән.

Продюсерның да ашыйсы килә

“Халыкта продюсерларны җырчы канын эчүче дип уйлыйлар. Башкаручылар “безне олы сәхнәгә чыгарыгыз” дип мөрәҗәгать итәләр, ә аннан популярлык казангач, продюсерга “сез миңа кирәк түгел” дип әйтәләр. Продюсер үз акчасын, вакытын артист өчен сарыф итә һәм ахыр чиктә гаепле булып кала”, – диде Рөстәм Сәрвәров.

Рифат Фәттахов исә булачак сәхнә йолдызларын әзерләүче уку йортларында тиешле дәрәҗәдә хокук буенча белемнәр бирелергә тиеш, дигән фикер дә әйтте.
“Булачак артистларга беренче курстан ук “хокук”, “продюсер белән килешү” дигән төшенчәләрне аңлатсыннар иде. Хокук белән һәр кешегә эш итәргә туры килә. Артистлар килешүне үтәми башлагач, без белмәдек, укымадык дип башын юләргә сала. Алар продюсерны акча белән ярдәм итүче абзый дип уйлый. Ә бу өлкәнең нигезендә яшьләрне үстерүдән кала, эшмәкәрлек тә ята”, – диде ул.

Җыр – халыкныкы була алмый

Ришат Фәттахов шоу-бизнес өлкәсендә сак булырга кирәклеген искәртте. Җырга хокуклар сатып алына торган заманда продюсерның аңлатмасы аеруча актуаль.

– Җыр хокуклары бары тик аның авторларында гына була ала (артист хокук сатып алмаган очракта). Авторлык хокуклары Россия законнары нигезендә идарә ителә. Эмоциягә бирелеп, җыр – халыкныкы дип әйтергә мөмкиннәр. Җыр – авторның шәхси милке. Ул аны теләсә кемгә бирә яки сандыкка салып куя ала, – диде ул.

Рифат әфәнде булган тәҗрибәсеннән чыгып, башкаручылар белән яңа төр мөнәсәбәтләр булдырырга ниятли.

– Башкаручы финанс якны каплаганда, ул минем хезмәтемнән файдаланып, теләгән вакытында китәргә мөмкин. Минем белән эшлисегез килә икән – түләгез. Андый кешеләр табыла. Артист уңышка ирешмәсә, ул имиджка тәэсир итәчәк. Күңелем белән уңышны сизмәсәм, нинди генә акча бирсәләр дә, бу эшкә тотынмый, – диде ул. 

Шоу-бизнеска дәүләт кире кайтырмы?

– Без эшне башлаган елларда мәдәният министры “татарлар өчен продюсерлык – чит-ят нәрсә, ул кирәк түгел”, - диде. Күптән түгел Татарстан Республикасында мәдәният үсеше стратегиясен кабул иттеләр. Анда продюсерлык системасына ярдәм һәм аны үстерү дигән өлеш тә бар. Безнең оешманы мәдәният министры Ирада Әюпова хуплады. Тиздән аның белән очрашачакбыз, – диде продюсерлар берлеге рәисе.

Иҗтимагый оешма өч яклы килешү ясауны да күздә тотачак. Рифат Фәттахов сүзләренчә, дәүләт-продюсер-башкаручы арасында килешү төзү низагны тизрәк хәл итәргә булышыр иде. Мәсәлән, продюсер үз белемен кулланып артистны үстерә, министрлык финанс якны каплый. Бу очракта продюсер белән башкаручы арасында каршылык булганда, суд кына түгел, ә дәүләт тә үз сүзен әйтә алачак.

Соңгысы: Продюсер белән башкаручы арасында дустанә мөнәсәбәтләр булса да, алар бер мизгелдә бозыла ала. Кеше табигате нәфес дигән нәрсәдән арына алмый, шуңа күрә бу өлкәдәге каршылыкларны закон чишә. Продюсерларның килешү төзүләре, беренче чиратта, буш кесә белән калмау өчен кирәк. Әйткән сүзгә ышана торган заманда яшәмибез, җәмәгать. Артист исә, бу документка кул куйганда игътибарлы булырга тиеш. Үзе аңламаса, таныш хокук белгече белән киңәшләшү хәерле. Кул куйгансың икән, шартларны үтә. Поездга билет алганчы, аның кайда барасын аңларга кирәк.

 

"Шәһри Казан" газетасы


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»