|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.11.2022 Хәвеф-хәтәр
Полицейский кызны коедан коткарган
Башкортстанда участок полиция хезмәткәре коега егылып төшкән кызны коткарган. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак буенча идарәсеннән хәбәр итәләр. Полиция майоры Марсель Шәрипов үзенең административ участогындагы хәлләрне карап йөргәндә Щербаков урамында хатын-кыз кычкырган тавышны ишетеп кала. Ханым урамдагы люк капкачын ачарга тырыша икән. Бак дисәң, аның 7 яшьлек кызы чокырга егылып төшкән һәм аннан чыга алмаган.
“Полицейский һәм кызның әнисе, коеның капкачын ачып, баланы коткара алганнар. Мәктәп укучысы ике метр тирәнлектәге чокырга егылып төшүгә карамастан, зыян күрмәгән. Шулай да шактый курккан”, – диләр ведомстводан.
Автор:Язгөл Сафина
--- |
Иң күп укылган
|