поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 10.05 "Муса.Моабит". Кариев театры, 13:00 / 18:30.
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 10 Май
  • Камил Фасиев (1919-2005) - галим
  • Рәмзия Закирҗанова - актриса
  • Алия Кәлимуллина - актриса
  • Рамил Муллин - дәүләт эшлеклесе
  • Мәликә Гыйльметдинова - хәйрияче
  • Гариф Галиев (1903-1985) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
21.02.2011 Дин

Ана теле анадан башлана

Сергач районы мәктәпләре һәм балалар бакчалары берничә ел инде “Истоки” программасы буенча эшлиләр. Программа кысаларында мәктәпләрдә, балалар бакчаларында рухи-әхлакый юнәлешле чаралар уздырыла. Укыту программасына да “Истоки” кертелгән инде, дәреслекләрне Мәскәүдән китертәләр. Болар барысы да рус культурасын, православие динен өйрәнүгә юнәлтелгән.

Күптән түгел Сергачның бишенче номерлы мәктәбендә “Раштуа укулары” узды. Ул чиркәү каршындагы балалар хоры чыгышы белән башланды. Президиумда атакай иде. Христиан динен, дини бәйрәмнәрне, йолаларны саклауга багышланган чыгышлар байтак булды, район үзәк китапханәсе хезмәткәре китапханәгә килә торган яңа дини китаплар, периодик әдәбият белән таныштырды. Гомумән, барысы да бик әйбәт оештырылган иде. Тик залда татар мәктәпләре вәкилләре дә бар иде. Шуны исәпләп, бәлки безнең мәдәниятебез, милли һәм дини бәйрәмнәребез, милли рухта тәрбия алымнары һәм бурычлары турында кемнәндер чыгыш әзерләтергә кирәк булгандыр? Ә бу чара, миңа калса, берьяклы гына булды.

 

 Русларны мактамыйча булмый, алар бу юнәлештә дүртенче ел инде бик максатчан эшлиләр. Ә без? Шул ук “Рухи мирас”, “Фәезханов укулары” кебек чаралар белән чикләнәбез. Бу чаралар матур гына үтсә дә, аннан нәрсә алабыз, укучыларга бу җыелышлардан кайтып нәрсә сөйлибез? Ул чараларда һәрвакыт дин әһелләренең тормышын, мәхәлләләр тарихын, якташларыбызның иҗатын чагылдырган әдәбият күпләп өләшәләр. Тик балаларны алар белән таныш-тырабызмы? Дини тәрбия нигезләрен, ислам тарихын һәм мәдәниятын укыту программасына кертәргә кирәклеге турында дистә еллап сөйләнә, тик дәреслекләр әле дә юк, белгечләр дә әзерләмибез. Өлкә мөселманнары диния нәзарәтеннән активлык көтә мәктәпләр. Югыйсә телебезне, динебезне югалтабыз дип чаң сугарга калачакбыз.

 

 Дөрес, барлык татар мәктәпләрендә диярлек милли-мәдәни тәрбиягә шактый зур әһәмият бирелә. Әмма биредә дә класстан тыш чаралар уздыру белән генә чикләнәбез күбесе очракта, рухи тамырларыбызны ачыклау, рухи мирасыбызны саклау, үстерү өстендә эзлекле рәвештә эшли алмыйбыз.

 

 Һәм тагын: рухи тәрбия гаиләдә башланырга тиеш. Гаилә ярдәменнән башка мәктәп, балалар бакчасы көчсез. Бу хакта “Раштуа укулары”нда халыкны социаль яклау бүлеге белгече С.Г.Мастюгина да бик борчылып сөйләде. Рухи-әхлакый тәрбияне гаилә институтын торгызудан башларга кирәк, диде ул. Районда уңышсыз гаиләләр ел саен арта икән. Мәсәлән, 2008 елда ун гаи-лә башлыклары ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән, 2009 елда унике, ә үткән елда унөч. Бу бит ахыр чиккә җиткәннәре генә. Җитеш гаиләләрдә дә балага рухи тәрбия бирергә тырышучылар бик аз. Гаилә, мәктәп, җәмгый оешмалар бер сүздә, бер фикердә булып, балаларны үз динебезгә, әби-бабайлар йолалары буенча тәрбияләгәндә генә татар җанлы, мөселман рухлы кеше үстерә алырбыз.


Н.ЖИҺАНШИНА
Туган як
№ 8 | 18.02.2011
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»