поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
23.11.2022 Шоу-бизнес

Иркә: Уртанчы кызым «Нигә башкаларның әтиләре китмәгән?» дип елый

Мобилизацияләнгән ирләрен көтүчеләр арасында Татарстанның атказанган артисты Иркә дә бар. Аның ире Артур да – хәрби операциядә. Ул сөйләшергә җай чыккан саен хатынын, кызларын кайгырта икән. «Миңа караганда сезгә авыррак», – дип әйтә ди Артур.

–  Ирем белән әллә нигә бер сөйләшәбез. Ул һаман безне кайгырта, – ди Иркә. – Әти-әни биргән тәрбиям көчле итә мине. «Ирем китте», – дип, кешегә күрсәтеп елап утырып булмый. Өйдә – балаларым, төркемемдә 13 кешем бар. Ничек тә алга таба яшәргә кирәк. Тамашачым миңа бик тә ярдәм итә. Сәхнәгә чыккач, мин аларның җылысын тоям. Бар борчулар онытыла.
 
«Иркәнең ире дә киткән бит әле», – дип үзен юатучылар да бар. Бик күпләр җырчының үзенә дә яза икән. Алар арасында әле яңа гына кияүгә чыккан ханымнар да, бәби көтүчеләр дә бар икән.  Әнә шулар өчен ул яңа җырын чыгарган да инде. «Бары тик саубуллашу» дип аталган җыр өчен бик күпләр рәхмәт укый икән.
 
Иркәнең дә төрле чаклары була. Өйдә утырсам, елыйм, ди үзе.
 
– Кичләрен бик уйланам. Иремне сагынам. Әмма ул елап ятарга кушмады. Артурның көчле булуы, шалтыратканда да күңелне күтәрергә тырышуына шаккатам. Ул, кайтам, дип китте. Аллага шөкер, янәшәсендәге егетләр дә үзе кебек. Алар күңелсезләнеп ятмыйлар. Ял итәргә дә тырышалар. Әле менә бөтенесе бергә кушылып, гитара да алганнар. Артур, язга кайтабыз, дип вәгъдә бирә. Бик көтәбез үзен, – ди Иркә. – Кызларым әтиләрен сорый. Уртанчысы елап та ала. «Нигә башкаларның әтиләре  китмәгән?» – дип тә сорыйлар. Мин төрлечә җавап бирәм. «Әтиегез – герой», – дип әйтәм.  Күңелләрен күтәрәм. «Әтиегез акча җибәргән, ял итәргә кушты», – дип тә каядыр алып барам. Сабыйларым ышана.  Алар янында бу темага сөйләшмәскә тырышабыз.  Мин дә Артурны бик көтәм. Алла боерса, бар да яхшы булачак.
 
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 23.11.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»