поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
22.11.2022 Милләт

Гали Рәхим - милләтебезнең йөзек кашы

4 ноябрьдә татар халкының күренекле язучысы һәм галиме Гали Рәхимгә 130 ел тулып узды. Шушы уңайдан “Шиһабетдин Мәрҗани тарих институты хезмәткәрләре тырышлыгы белән Казанның Яңа Татар зиратында Гали Рәхимнең кабере табылган һәм мемориаль такта куелган. Чарада Тарих институты хезмәткәрләре, Татарстан язучылар берлеге, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашкан”, - дигән яңалыкны күреп алгач, Гали Рәхимнең биографиясенә күз йөртеп чыгасы килеп китте...

Язучы һәм галим Гали Рәхим 1892 елның 4 ноябрендә Казан шәһәрендә туган, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә, Казанның сәүдә училищесында, Мәскәүнең сәүдә институтында укыган. Уку елларында ук ул әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый. 1909 елда беренче басма әсәре — «Җир йөзе» исемле фәнни-популяр жанрдагы китабы дөнья күрә. 1913 елдан башлап «Ак юл» һәм «Аң» журналлары өчен язып тора, «Ак юл»да халык иҗаты әсәрләренә нигезләнгән «Үги кыз», «Гөлчәчәк», «Камыр батыр», «Алдар таз», «Алты аяклы айгыр» кебек күп санлы әкият-хикәяләрен бастыра. Со¬ңыннан, егерменче еллар башында, бу әкият-хикәяләр «Балалар күңеле» сериясендә аерым китаплар һәм җыентыклар рәвешендә нәшер ителәләр. Шушы ук чорда Га¬ли Рәхим әдәбият белеме, тәнкыйть өлкәсендә һәм драма әсәрләре язуда да көчен сынап карый. Яшь әдипнең «Дача кайгысы» исемле комедиясе 1914 елда сәхнәдә уйналып, көндәлек матбугатта уңай бәя ала. Ә әдәби тәнкыйть һәм әдәбият белеме өлкәсендәге хезмәтләреннән «Г.Тукаев — халык шагыйре», «Халык әдә¬биятыбызга бер караш» исем¬ле күләмле мәкаләләре хәзерге әдәбият белемендә дә үзләренең әһәмиятләрен югалтмаганнар. Рәхим шагыйрь һәм тәрҗемәче буларак та таныла. Ул лирик шигырьләр, сонетлар яза, Көнбатыш һәм Көнчыгыш классик поэзиясе үрнәкләрен татар теленә тәрҗемә итә.
 
Гали Рәхимнең Октябрь революциясеннән соңгы тор¬мыш юлы язучылык һәм педагог хезмәте белән бергә үрелеп бара. Г. Рәхимнең ре¬волюциядән соңгы иҗат ми¬расының иң кыйммәтле өлеше әдәби тәнкыйть һәм гыйлем өлкәсенә карый. 
 
- Мәгълүм булганча, Гали Рәхим Сталин төрмәсендә ике тапкыр утыра. Беренчесен «Ак диңгез-Балтыйк каналы»нда уз¬дырганда аның хатыны «ха¬лык дошманы хатыны» исеменнән куркып, Бакуга күчеп китә һәм бераздан анда кияүгә чыга. Срогын тутырып кайткан «зе껬ны Гайшәнең әнисе үзлә¬ренә кабул итә, шунда яшәтә. Ләкин дәһшәтле утыз җиденче елда Рәхимне кабат кулга алалар. 1943 елның февраль уртасында Гали Рәхимнең сеңлесе Зәй¬нәпкә хәбәр килә: абыегыз кайтты, ул йөрерлек хәлдә тү¬гел, килеп алыгыз. Бичараны тагын элеккеге хатынының әнисенә кайтаралар. Кайсы төрмәдән, кем китергән, болары — билгесез. Зәйнәп югалып кала: аның ире дә журналист Габдулла Хәбиб, халык дош¬маны буларак юк ителгән кеше, инде халык дошманы итеп танылган абыйсын да өенә алып кайтса, аны эшеннән кумаслармы? Ул бит гомере буе Республика китапханәсен¬дә биб¬лиограф булып эшли, инде нишләргә? Аңа ярдәмгә ире¬нең бертуган абыйсы Габделхак Хәбибуллин килә. Ул — мәдрә¬сә тәмамлаган, гарәп, фарсы, төрек телләрен мөкәммәл бел¬гән зыялы, Г.Рәхим белән бергә Н.И.Лобачевский исемендәге китапханәдә бергә эшләгән, бик күп кулъязмаларны эш¬кәрткән, Гали Рәхим белән бергә борынгы кулъязмалар җыю, борынгы кабер ташларын өйрәнү максатында күп ке¬нә фәнни экспедицияләр оеш¬тырган кеше.
 
Гали Рәхимне каенана йор¬тыннан кул чанасына төреп утыртып, Зәйнәп сеңлесенә алып киләләр. Зәйнәп үзенең бертуган абыйсын танымый: тәне тире белән сөяккә калган, аны корчаңгы, бет баскан, гәү¬дәсе кәкрәеп каткан. Аны бүлмә уртасындагы «голландка» ми¬ченә сөяп утыртып куялар. Ләкин ягарга утын юк, өс-башын алыштырырга кием юк, ашарга юк, ипи карточкасы бирелми... 
 
Гали Рәхим янына бер¬дәнбер Зәйнәп Хәсәни ки¬леп китә. Ул Гали Рәхимгә ри¬зыклар, иреннән калган кием-салым алып килгәли. Гәрәй Рәхимнең сеңлесе Зәйнәпнең сәламәтлеге бик мөшкел бул¬ганга, поликлиникадан бер врач аның өенә килеп йөри. Шундый визитларның берсендә ул төрмәдә кәкрәеп калган җан иясе Гали Рәхимне күреп шак¬ката һәм аңа ярдәм кулын суза, дарулар китерә. Ләкин әйтә:
— Абыегыз өч атнадан да артык яши алмас, — ди.
 
Аның әйткәне рас килә, февральдә төрмәдән чыга¬рылган Гали Рәхим 3 мартта (1943 ел), сеңлесе Зәйнәп эштә вакытта, мичкә сөялеп утырган хәлдә катып үлә…
 
Ләкин законсыз яшәп яткан «зек»ны күмәргә кирәк бит әле! Әлеге дә баягы — Габделхак ага. Ул Гали Рәхимнең үлүен расларга врач чакырта. Бәхеткә каршы, татар зиратында ул заманда миһербанлы татарлар булган. Габделхак ага кемне күмәсен сөйләп биргәч, эшне аңлаганнар, урын тапканнар, кабер казышканнар. Авыру Зәй¬нәп һәм өлкән яшьтәге Габ¬делхак ага, мәетне кул чанасына салып, карлы-буранлы март көнендә Горький ура¬мыннан татар зиратына юл тоталар. Күмгәч, кабере өс¬тенә үзләре язып килгән так¬та утырталар. Әмма сугыш вакытында зи¬раттагы андый такталарны бистә халкы мич ягарга җыйган. Шулай итеп, татар халкының бөек улы Гали Рәхим билгесез кабердә ята. 
- 1991 елның җәендә мин бу каберне табып (Рәхим күмелгән урынны Рауза апа күрсәтте) истәлек кую өчен күп йөгердем. Татарстан Рес¬публикасының җаваплы ке¬шеләренә хат та яздым. Язу¬чылар Союзы каршындагы Лит¬фонд директоры, үземнең элеккеге студентым Шаһинур Мостафинга да мөрәҗәгать иттем, Гали Рәхимнең сеңлесе Рауза апаны да эзләп таптым, Мостафин белән бергәләп аны зиратка да алып бардык. Ә аның өстендә инде ике-өч кабер… Шулай да ул урынга металлдан бер пластинка куеп була әле..” дип яза язучы Мөхәммәт Мәһдиев “Каһәрләнгән язмыш” дип аталган мәкаләсендә.
 
...2018 елда гына Гали Рәхим кабере турында Татарстанның Тарих институты хезмәткәре Айдар Ногманов ишетеп белә. Аңа бу турыда Мөхәммәт Мәһ¬диевнең кардәше Шаһинур Мостафин сөйләп, күрсәтеп калдыра. 2020 елда Мостафин да вафат була. Тик 2022 елда гына, Тарих институты проекты кысаларында мемориал такта куела һәм җәмәгатьчелеккә Гали Рәхим күмелгән урын бил¬геле була. 
Шулай итеп, 79 елдан соң Гали Рәхимнең иҗаты һәм кабере халыкка кайтарыла. 
 
Мөхәммәт Мәһдиевнең “Каһәрләнгән язмыш” язмасына һәм интернет басмаларына таянып Эльмира Шәвәлиева әзерләде.
 

---
Бердәмлек
№ --- | 22.11.2022
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»