|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.11.2022 Фаҗига
Яшь хоккейчы үлгәнУфада фаҗигале шартларда 20 яшьлек хоккейчы Кирилл Марванов үлгән. Бу хакта Мурманскиның “Арктика” хоккей клубының “ВКонтакте” социаль челтәрендәге рәсми сәхифәсендә хәбәр ителгән. “Уфадан кайгылы хәбәр килде. Клубның элекке хоккейчысы Кирилл Марванов фаҗигале рәвештә бакыйлыкка күчте. Туганнары, якыннары, дусларының тирән кайгысын уртаклашабыз”, – диелгән хәбәрдә.
Әйтергә кирәк, Кирилл – Уфа егете. 2020-21 сезонында ул Уфаның “Толпар” яшьләр командасы өчен уйнады. Аннары “Арктика” яшьләр хоккей лигасы составында яклаучы позициясендә булды.
Соңгы вакытта хоккейчы туган ягы Башкортстанда шөгыльләнгән. Танышлары әйтүенчә, Кириллны чир алып киткән...
Язгөл САФИНА |
Иң күп укылган
|