|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.11.2022 Хәвеф-хәтәр
Ике ир боз астына төшеп киткәнБу хәл Башкортстанның Дәүләкән районында булган. Ике кеше Дим елгасында боз астына төшеп исән калган. МЧС матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, ике ир ярдан 25 метр ераклыкта боз астына киткән. Аларның берсе мөстәкыйль рәвештә ярга барып җитә алган, шуннан соң ул һәлакәт урыныннан ашыгып китеп барган. 1950 елда туган икенче ир-атка үтеп баручы кеше ярдәм иткән.
Бу урынга ашыгыч рәвештә МЧС, полиция һәм медиклар килгән. Ир ярдәмнән баш тарткан.
Фото: башинформ
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|