|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.11.2022 Фаҗига
Фаҗига төнне нәрсә булгандыр – әлегә билгесезХәбәр итүебезчә, Стәрлетамак районының Матвеевка авылында янгын чыгып, әти-әниләре белән биш баланың гомере өзелде. Авыл советыннан әйтүләренчә, әлеге гаилә исәптә тормаган, гадәти көн күргән. “Йортларында янгын извещательләре бар иде. Аларны апрель һәм июльдә тикшерделәр. Барысы да тәртиптә иде. Мәрхүмә дүшәмбе көнне генә бездә булды, извещательләрегез эшлиме дип сорадык. Ул: “Әйе”, – диде. Бу төнне нәрсә булгандыр – әлегә билгесез. Үзләренеке янына тәрбиягә алган балалары да бар иде. Аларның кайсыберләренең сәламәтлек мөмкинлекләре чикле иде, мәктәпкә йөрми иделәр”, – диләр авыл советынна.
Коточкыч янгында 46 яшьлек ир, 45 яшьлек хатын һәм аларның 21, 13, 10, 6 яшьлек балалары һәм әлегә яше билгесез тагын бер малайларының гомере өзелде. Әти кеше 5 яшьлек игезәкләрне генә коткарырга өлгерә. Үзе исән калмый...
--- |
Иң күп укылган
|