|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.11.2022 Җәмгыять
Татарстанда -17 градуска кадәр суытачакТатарстанда ял көннәрендә температураның сизелерлек түбәнәюе көтелә. Иртәгәдән башлап һава торышы бозыла һәм республикада янә кар явачак, буран һәм көчле җил чыгачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. «Татар-информ» агентлыгы элегрәк кисәткәнчә, 18 ноябрьдә республикада буран чыгуы көтелә, буран вакытында күз күреме начарая һәм юлларда кар көртләре барлыкка килә. Һава температурасы төнлә 0..-8, көндез 0..-5 градус тәшкил итә. Шимбә көнне дә шундый ук һава торышы көтелә.
20 ноябрьдә Татарстан антициклон йогынтысында кала. Явым-төшем көтелми, һава температурасы төнлә -8..-13, урыны белән -17 градус тәшкил итә. Көндез исә -4..-10 градус була.
«Явым-төшемсез һәм салкын һава торышы киләсе атна башында да сакланачак», - диелә хәбәрдә.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|