поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
16.11.2022 Язмыш

«Әни дип тә әйтергә курыккач, бу кыздан нәрсә көтәсең!»

Өйалды бакчасында үскән сирень – канәфер куагы быел да аксыл-шәмәхә төстәге чәчәкләргә күмелде. Битараф кына карый алмый аларга Фәния. Канәфер чәчәкләре аңа балалык елларын, күрше малае Фәнилне искә төшерәләр.

Дөрес, балачакта өйалдыңда канәфер куаклары үсми иде әле. Алар канәфер чәчәкләрен, Разыя ападан рөхсәт сорап, аның бакчасыннан бергә өзәләр иде. Әмма бүген аның үзәген шул исемдәге җыр сүзләре өзә:
 
Яши миндә
              синең тавыш,
              синең сагыш,
                         синең сүз. 
Мөмкинме соң
                      танышырга,
                      кавышырга
                      сиреньсез!
 
Шагыйрь әйтерсең лә аның тормышыннан алып язган. «Әллә безнең өйалдыңда канәфер үсмәгәнгә кавыша алмадыкмы икән? – дигән самими уй килеп китте аның башына һәм шунда ук: – Беркатлы син, Фәния. Ничек инде канәфер язмышка йогынты ясасын! – дип, үзалдына елмаеп куйды. – Язмыш бит ул Аллаһы Тәгаләдән».
 
Юк, күрше малае Фәнил белән бергә уйнап үсмәде алар. Ул Фәниядән 9 яшькә олы, хәтта аның апасы Филсинәдән дә бер яшькә өлкәнрәк иде. Дәү абыйсы Рафилнең ахир дусты иде Фәнил. Төшкә кадәр аларда булсалар, төштән соң Фәнилләрдә уйнадылар. Йокыдан кайсы алданрак торса, шул кереп җитә иде. Әнисе Тәслимәнең алар турында: «Кендекләрегез береккәндер сезнең, үскәч нишләрсез икән?!» – дип әйтүе хәтергә уелып калган. Әниләре эшкә киткәч, дәү абыйсы Рафил белән Фәнияне карый, уйната, ачыкса, кашык белән манный боткасы ашата иде аңа Фәнил. Хәер, ботка ашатуларын үзе хәтерләми анысы Фәния. Бик бәләкәй, сабый бала гына булган бит ул вакытта. Ә бүген инде Фәниянең дә, Фәнилнең дә үз тормышы, икесе дә гаиләле, балалар үстерәләр. Бергә була алмадылар шул, кем әйтмешли, әллә язмыш, әллә ялгыш...
 
Әле авылның сигезьеллык мәктәбендә 5нче сыйныфта укыганда ук битараф түгел иде аңа Фәния. Ачык тәрәзә аша Фәнилгә кушаматы белән эндәшкән иде ул. Үпкәләгән иде бугай ул чакта аңа Фәнил. Дөрес, тыштан сиздермәде сиздерүен, авыз турсайтып, сөйләшмичә дә йөрмәде. Моны бары тик хәзер – җаны белән тоемлый Фәния.
 
Шулай хисләрен аңлата алмый ел арты ел үтте: Фәнил башта үзләре авылындагы сигезьеллык, аннары, 15 чакрым ераклыктагы зур авылга йөреп, урта мәктәпне, Казанда һөнәр училищесын тәмамлады, армиядә хезмәт итеп кайтты.
 
Шуннан соң бер ел химия заводында эшләп алгач, университетка читтән торып уку бүлегенә керде һәм көтмәгәндә-уйламаганда Көнбатыш Себергә китеп барды.
Дөрес, университеттагы кышкы һәм җәйге сессияләр вакытында бер атнага авылга кайтып килергә дә мөмкинлек таба иде Фәнил, җәйге ялларын да авылда уздырды. Урам як тәрәзә турысыннан узганда, бармакларын авызга кабып, ачык тәрәзәдән әче итеп сызгырып та калгалады Фәния. Фәнил, сызгыру тавышына борылып карый да, елмаеп кына куя иде. Баласыткан, шаяру итеп кенә кабул иткән, күрәсең...
 
Әле дә хәтерендә: чираттагы ялга кайткач, әнисе Фәүзиягә дару ясар өчен, Фәнил аларга канәфер чәчәкләрен өзәргә рөхсәт сорап кергән иде.
– Нәрсәгә сорап торасың аны. Күпме телисең – шулкадәр өз, – диде Фәниянең әнисе.
– Үзегезгә дә кирәк булыр бит, – дип җавап бирде Фәнил моңа каршы. –Халит абыйның сызлаган кул-аякларына файдасы тияр иде.
 
Шуннан соң Фәнил канәфер чәчәге белән даруны ничек ясарга икәнлеген бәйнә-бәйнә аңлатты.
Фәниянең әтисе бу вакытта үзе дә өйдә иде.
– Дәвалаудан узган шул инде, – диде ул кече яктан.
 
«Агач! Шунда бер чәчәк ботагын миңа да өзеп бирсә, ни була инде, – дип сүкте Фәния, Фәнилнең үзе ишетмәслек итеп. – Булса булыр икән шундый таш йөрәк. Йоннан әвәләгән нәрсә!»
Фәнил, аңа күтәрелеп тә карамыйча, өйалды бакчасына чыгып китте. Беренче мәлдә Фәния дә аның янына чыгарга теләгән иде, әмма, горурлыгы җиңеп, тыелып калды.
***
Себергә китүенә ике ел дигәндә, Фәнил Казанга әйләнеп кайтты һәм өлкә комитеты нәшриятына эшкә урнашты. Атна саен диярлек авылга кайтып йөри башлады ул. Кайвакытта, аларга да кереп, хәлләрен белеп чыга иде. Шулай бер керүендә Фәнил белән сөйләшеп киттеләр һәм Фәния, егеткә битараф түгеллеген белдерергә башкача җай тапмый:
 
– Ничек инде күрше кешесенә әни дип әйтәсең, – дип ычкындырды.
Фәнил моңа каршы бер сүз дә әйтмәде. Дәшмәүне үзенчә кабул итеп: «Тагын аңламады ахры бу йоклаган бүрек!» – дип уйлап куйды Фәния. Фәнилнең дә аңа битараф түгеллеген, читтән генә күзәтеп-сынап йөрүен уена да китермәде ул. Ә егетнең күңелендә бу минутларда: «Әни дип тә әйтергә курыккач, бу кыздан нәрсә көтәсең!» – дигән фикер ныгып урнашты.
 
Тагын берничә ел үтеп китте. Фәнил ике ел буе йөрешкән кызга өйләнергә карар кылды. Ә Фәния бу хакта аңа һәм абыйларына туйга чакыру керткәч кенә белде. Фәнил чыгып китәр алдыннан ничектер алгы якта икесе генә калды алар. Шунда Фәния егеткә хисләрен ачты.
– Нигә бу хакта алданрак әйтмәдең соң? – диде Фәнил, гаҗәпләнеп.
– Язмагандыр инде, – Фәния, яшь белән мөлдерәмә тулы күзләрен яшерү өчен, мич ягына борылды һәм, мич капкачын ачып, кисәү белән күмерләрне актара башлады, аннары соскыч белән ташкүмер өстәде. Мичтәге күмерләр ялкынланып янып китте.
 
Күмерләр генә янса икән ул. Аннан өйгә җылылык кына килә. Ә менә газаплы йөрәк януыннан күңелдә төзәлмәс авыр яра кала. Аңлый алдымы икән моны Фәнил? Мөгаен, аңлагандыр. Ул, кинәт сикереп торды да, саубуллашырга да онытып, чыгып китте.
 
***
Юк, бара алмады Фәния Фәнилнең Казанда үткәрелгән туена. Әзер түгел иде ул моңа. Хәер, бер гаиләдән өч кеше барырга яхшысынмадылар да. Туйда Фәниянең Чаллыда торучы дәү абыйсы Рафил генә катнашты. «Бик зурлап үткәрде. Оркестр, җырчы Фән Вәлиәхмәтов, Фәнилнең шагыйрь дуслары да бар иде», – дип кайтып сөйләде ул.
 
Ә менә Фәниянең авылда узган туена кайтты Фәнил. «Мине карап үстергән Фәнил абый», – дип тәкъдим итте ул аны ире ягыннан килгән кунакларга. Фәнил дә котлау сүзен нәкъ шуннан башлады, матур теләкләр теләде. Ире Хәбибрахман Фәниягә багышлап язган шигырьләрен укыганда, күзләрен яшь пәрдәсе сарды кызның. Шатлыклы да, әрнүле дә иде ул күз яшьләре...
* * *
Әле кайчан гына май кояшының җылы нурларында назланып утырган канәфер чәчәкләре инде, шиңеп, коелып килә. Яңа туган сабые белән май аен авылда үткәргән Фәниянең күңелен сагышка сарды алар. Фәнил, ялга авылга кайтса да, быел аларга чәчәкләр җыярга кермәде. Махсус эшләдеме ул моны, әллә быел дару ясап тормаска булдымы – монысы Фәния өчен билгесез калды. Тәрәзә пыяласына бәрелгән эре яңгыр тамчылары да аңа: «Онытты! Оныт аны!» – дип әйтә кебек иде.
Фирдәвес Зариф
Фото: https://unsplash.com/
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 16.11.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»