|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.11.2022 Криминал
Баласын үтерүенә дә үкенми...Мәскәүдә нәни баласын 11нче кат тәрәзәсеннән урамга ыргыткан 26 яшьлек хатынны сак астына алганнар. Ул гаебен таный, тик үкенми. Аңа карата җинаять эше ачылган, экспертизалар билгеләнгән. Хатын 1 яшьлек баласын тәрәзәдән ыргыта. Бала исән кала, тик соңыннан табиблар кулында вафат була.
Матбугат чаралары белешмәсе буенча, бу хатыннан ире киткән, шул сәбәпле, ул баласыннан котылырга, аннары үзен үтерергә булган. Бала үлгән, ә үзе исән калган.
«Хатын гаебен таныды. Баласын үтергәндә аңлап эш итүен әйтте», – дип сөйләгәннәр Прокуратурада.
Фото: "https://moscow.sledcom.ru/"
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|