|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.11.2022 Шоу-бизнес
Зөлфирә Шәйдуллина: "Тулгак белән яткан вакытлар онытылды да инде"Яшь әни булган популяр җырчы Зөлфирә Шәйдуллина үзенең хис-кичерешләре белән уртаклаша. Кызы Нәзирәнең беренче көннәре турында социаль челтәрдә ул болай ди: «Безгә нәкъ бер атна булды! Көннәр бик тиз уза да китә! Тулгак белән бала тудыру йортында яткан вакытлар онытылды да инде.
Бүгенге көндә без кызым белән дөньяга яраклашабыз. Барысын да җайлап бетереп булмый, әлбәттә, өйрәнербез әле.
Тизрәк үстереп, шапы-шопы сөясе килә үзен. Әлегә, кай җиреннән тотсам, авыртмас икән, дип кенә йөреп торыш...
Сез дә беренче вакытта балагызның тизрәк үсүен тели идегезме ул?» – дип язган Зөлфирә.
Шулай ук укыгыз: Алмаз Мирзаянов: “Кызыбызга бик матур исем сайладык”
--- |
Иң күп укылган
|