поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
14.11.2022 Мәгариф

"Фәннәрне татарча гына укыта торган уку йортын сайлаган булыр идем"

31 октябрьдә Самараның “Яктылык” татар мәктәбе, Похвистнево районының Гали авылы мәктәбе һәм Саратов өлкәсе укытучылары эшлекле сәфәр белән Казанга барганнар. Программада Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 санлы татар гимназиясенең, Арча районының 6 санлы мәктәбенең, Арча педагогия көллиятенең эшчәнлеге белән танышу каралган.

- 1997 - 2000 еллар башында безнең мәктәптә башлыча авыл¬да үсеп, шәһәргә күченгән ата-аналарның балалары укы¬ды. Алар татарча иркен сөй¬ләшә иделәр. Ә хәзерге уку¬чыларыбызның ата-аналары шәһәрдә үскән кешеләр, кү¬бесе туган телебезне аңлый гына, ләкин сөйләшергә авыр¬сыналар. Шунлыктан, бала¬ла¬ры да татарча белми... Шу¬шы хәлне уңай якка үзгәртү нияте белән Татарстанның мәгариф оешмалары белән хезмәттәшлек итә башладык, - дип аңлата «Яктылык» татар мәктәбе директоры Радик Газизов.  
 
Сәфәрне оештырырга Та¬тар¬стан Республикасы Мәга¬риф һәм фән министрлыгының төбәк¬ара хезмәттәшлек сек-торы мөдире Гөлия Фәргать кызы Мусина ярдәм иткән, ә юл чыгымнарын Самара өл¬кәсенең «Дуслык» региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Каню¬каев, Самара өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе баш¬карма комитеты рәисе Әнвәр Горланов, Самара шә¬һәре татар милли-мәдәни ав¬тономиясе рәисе Ленар Са-биров һәм Похвистнево районы, Гали авылы эшкуары Мөдәр¬рис Латыйпов булышканнар. Укытучылар аларга олы рәх¬мәтләрен җиткерәләр.
 
Сәфәрне мәдәни яктан да баету өчен укытучылар башта Кәрим Тинчурин театрында драматург Илһам Галинең «Гомер буе сине көтәм» спек¬таклен караганнар, ә икенче көнне Татар гимназиясенә кил¬гәннәр. Бу уку йорты белән «Яктылык» мәктәбе укы¬ту¬чылары күптән таныш һәм ты¬гыз хезмәттәшлектә тора. Быелдан “Яктылык” мәктәбе әлеге гимназия программасын кулланып, ана теле дәреслә¬рен татар телендә генә алып бара башлаган, ә яңа темалар ике телдә бирелә.  
 
- Элек гимназия эшчәнлеге белән алар җибәргән видео-дәресләр аша гына таныша идек, ә тулаем процессны үз күзләребез белән күрү бөтенләй башка тәҗрибә бирә, - дип сөйли башлангыч сыйныфлар укытучысы Рәмзия Зарипова. – Гимназиядә, рус һәм инглиз телләреннән кала, барлык фәннәр дә татар телендә алып барыла. Укытучылар да, укучылар да саф татар телендә генә сөйләшәләр. Татар кешесе була торып, туган телемне шулай камил белмәгәнемә нык оялдым. Яшьлегемә кайтып, һөнәр сайлау мөмкинлеге бул¬са, фәннәрне татарча гына укыта торган уку йортын сай¬лаган булыр идем. Мин әлеге сәфәребезне эшлекле визит түгел, ачык дәрес дип атар идем. 
 
Арчаның 6 санлы урта мәктәбе, Габдулла Тукай исе¬мендәге педагогия көллияте, Кырлайдагы Габдулла Тукай әдәби-мемориаль музей комп¬лексы, «Әлифба» музее - ба¬рысы да укытучылар кү¬ңе¬лен¬дә искиткеч матур, якты киче¬решләр булып истә кала¬чак. 
 
- Бу сәяхәт минем йө¬рә¬гемдә дә искиткеч җылы һәм якты хатирәләр калдырды, - дип кушыла сүзгә башлангыч сыйныфлар һәм татар теле укытучысы Гөлфия Глуш¬кова. - Бөтен белем бирү уч¬реж¬дениеләрендә дә балалар өчен бөтен уңайлыклар туды¬рылган, һәр тарафта чисталык һәм пөхтәлек, коридорларда да матур итеп татарча сөйләшүче укучылар һәм мөгаллимнәр йөри - барысы да шаккатырлык. Безнең мәктәп тә яхшы җи¬һазландырылган, татар теле дә укытыла, әмма омтылырлык үрләр бар икән әле. Ана теле дәресләрендә дә заманча технологияләр куллануга, дә¬рестән тыш чаралар аша уку¬чыларда сөйләм телен камилләштерүгә аерым игъ¬тибар бирергә тиешбез.
Гөлфия Рәшитовнага Ар¬ча мәктәбе диварларына языл¬ган халык мәкальләре һәм әйтемнәре бик ошаган. Алар тәрбияви мәгънәгә ия һәм балалар аларны бик тиз отып алалар. Тукай музеен да күбесе беренче тапкыр күргән, Тукай йөргән сукмаклардан узганнар, ул кулланган әйберләргә ка¬гылганнар. Ә Арчаның “Әлиф¬ба” музеенда Гөлфия Рәшитовна якташы Сәләй Вагыйзов өчен горурлану хисләре кичергән.
Технология укытучысы Асия Сәйфетдинова, Татарстан кыз¬ларының чәчләре җыеп үрел¬гәненә исе китеп, уку йорт¬ла¬рының эчке тәртибе югары дә¬рәҗәдә булуын бил¬геләп үтте: 
 
- Без күргән белем бирү учрежденияләрендә тәрбия ни¬гезе ныклы. Чөнки анда уку¬чылар дин һәм әхлак төшен¬чәләре белән таныш, милли мәдәниятебезне, гореф-гадәт¬ләребезне белеп, сакларга өйрәнеп үсәләр, - дип сөйли Асия Госмановна. - “Яктылык” музее җитәкчесе буларак, мәк¬тәпләрдә татар гореф-гадәт¬ләренең сакланып килүенә игътибар иттем. Сәфәрне оеш¬тыруда катнашкан һәркемгә коллегаларым исеменнән чик¬сез рәхмәтләрне җиткерәм, - диде ул.
 
 
Башлангыч сыйныфлар укы¬тучысы Рәхимә Хәйрова да әлеге уку йортларын иң-иңнәр исемлегенә куеп була, дип мактый, эшлекле сәфәрдән уңай эмоцияләр һәм файдалы тәҗрибә туплап кайтуы турында әйтә. 
 
“Яктылык” мәктәбенә быел гына килеп урнашкан яшь белгеч - химия укытучысы Лилия Минһаҗева алдынгы тех¬нологияләр кулланып үт¬кәрелгән очракта балаларда фәннәргә карата кызыксыну арта һәм яңа темаларны үз¬ләштерү җиңелрәк була, ди. Гимназиядә узган ачык дәрестә ул химияне кызыклырак итеп оештыруның яңа ысулларын күзәтеп кайткан. Киләчәктә аларны үз тәҗрибәсендә кул¬ланырга  ниятли. 
Радик Газизов эшлекле сәфәр кысаларында Бөтен¬дөнья татар конгрессы Баш¬карма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков белән очрашуда да катнашкан, мәктәпнең эшчәнлеге һәм ре¬гионнар белән берлектә оеш¬тырыла торган проектлар ту¬рында фикер алышканнар. Илгиз әфәнде регионнардагы татар мәктәпләре өчен “Татар теленең виртуаль кабинеты” һәм “Татар теленең интеграция¬ле дәресләре” проектлары эш¬ләнүе һәм киләсе уку елында аларның гамәлгә кертелергә тиешлегенә аерым тукталып: “Әлеге проектлар татар телен үстерүдә мөһим адым булып торыр”, - дип өметләндергән.
 
 
 

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА
Бердәмлек
№ --- | 14.11.2022
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»