поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
10.11.2022 Язмыш

«Кызым белән оныгымны син генә үтердең. Син генә гаепле, синнән үч алам әле»

Алсинәнең чәч кыстыргычын ваткан малайны табып, кыз алдында гафу үтендертә Наил. Дуслык шулай башланып китә. Аккан сулар кебек еллар, көннәр үтә тора, 4 ел дуслашып йөргән яшьләргә 18 яшь тула.

Наил яшьтән үк төзелештә эшләргә хыялланып үскәнлектән, ике дә уйламыйча, төзүче-инженер һөнәрен алырга дип, төзелеш институтына укырга керә. Балачактан курчакларын «дәваларга» яраткан кыз Казан медицина институтына терапевт һөнәрен үзләштерү өчен килә.
 
Соңрак исә дипломлы да булалар. Гаилә дә корып җибәрәләр. Хәләл акчаларына алынган «ундүртле» машинасына утырып юлга кузгалганда начар уйлар берсен дә бимазаламый аларның. Алсинәләр авылына кайтып җитәргә 3 чакрымлап ара калганда машина бозлавыклы юлда боргалана башлый. Әти кеше ничек кенә тырышса да, машина аны тыңламый, юл кырыена төшеп каплана һәм ике тапкыр әйләнә. Наил шунда аңын югалта, ә артта утырган Алсинә һәм кызлары Айгөл машина эчендә үк һәлак булалар. Фаҗигадән соң бер сәгать узгач, юлдан узучылар юл читендәге машинаны күреп, «ашыгыч ярдәм» машинасын чакырталар. Табиблар әни белән кызның вафат булганын әйтәләр, ир кешене район хастаханәсенә алып китәләр. Наил исә 6 сәгатьтән соң район хастаханәсендә аңына килә. Кадерлеләренең бу дөньяда инде булмавын аңа бары 2 көннән соң гына җиткерәләр. Үзен-үзе кая куярга белмәгән Наил көне буе елый.
 
Авыр кайгыларны үз йөрәге аша үткәргән ир кинәт картаеп китә, кап-кара чәчләре ап-ак төскә керә. Әле ярый коллективы яхшы, артык сораулар бирмичә, аның белән киңәшләшеп эшлиләр. Кайгысыннан бөрешеп, шәүлә кебек йөрүче абыйларын энеләре бер кыз белән таныштырырга булалар. Ләйләгә үзенең башыннан кичкән вакыйганы сөйләп бирә Наил. «Әгәр риза булсаң, миңа кияүгә чык», - дип, аның кулын сорый. Инде Наилнең икенче хатыны белән яши башлаганына да ике елдан артык вакыт уза.
 
Беркөнне кичен эштән арып кайткан Наилне куркынган Ләйлә каршы ала. Ишек бусагасы төбенә кызыллы-каралы туфрак сибелгән һәм туфрак өстенә «Гомер буе сине газаплап торачакмын» дигән язу куелган була. Күршеләре Наилгә көндезен бер әби килгәнен, ишек төбенә туфрак сибеп киткәнен җиткерәләр.
 
Бу вакыйгадан соң бер атна вакыт үткәч, Наил Алсинәләр авылына кайта. Әби кеше исә, кияүне өйгә дә кертмичә: «Кызым белән оныгымны син генә үтердең. Син генә гаепле, синнән үч алам әле», - дип җаваплый. Соңыннан билгеле булганча, Алсинәнең әнисе фатир ишеге төбенә кызының кабереннән туфрак алып килеп сипкән була.
Фото: пиксабай
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 10.11.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»