|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.11.2022 Җәмгыять
Комадан чыккач, оҗмах барлыгы турында әйткәнАмерика нейрохирургы Эбен Александер бер атна комада яткан. Табиб сүзләре буенча бу вакытта аның күзләренә төрле нәрсәләр күренгән. Аңына килгәч, ул оҗмах барлыгын дәлилләргә уйлаган. 2008 елда Александерны кискен бактериаль инфекция аркасында ясалма комага кертәләр. Бер атнадан соң пациент комадан чыга һәм рухи остаз дип аңлаган бер хатынны күрүен, бу хатынның аны идеаль тормышка алып килүен белдерә. Бу күренешләр теге дөньяда да тормыш барлыгы турында сөйли, ди нейрохирург. Һәм шул вакыттан алып ул оҗмах барлыгын дәлилләргә тырыша.
Александер фикеренчә, медицина отчетларына ярашлы, ул күргәннәр төш яисә галлюцинация була алмый. Ул башта караңгылыкка эләгүен, әмма һич курыкмавын сөйли. Тормышы турында бернинди истәлекләре булмый. Аннары идеаль музыка уйнаган вакытта караңгылыкны ак ут нуры кисә, нәкъ шул мизгелдә ир “Капкалар үзәне”нә юллана.
Остазны ир хатын-кыз буларак тасвирлый. Ул берни сөйләми, әмма аның күзләре ялтырап тора, ә җылы елмаюы ирне чын һәм ихлас мәхәббәт белән тулыландыра. “Кара караңыгылык” аша сәяхәт иткәндә ир ниндидер алланы очрата, әмма аның асылын билгели алмый.
Һушына килгәч, үзгәргән тәртибен күреп, табибның гаиләсе хәйран кала. Александерның апасы энесен “кечкенә Будда” дип атый. Ул барысының да күзләренә карап, “бар да яхшы” дигән. Ә ир үзе боларны бөтенләй хәтерләми.
Галимнәр фикеренчә, мондый чагу күренешләр кеше үлемгә якын халәттә барлыкка килүче баш миенең активлыгына бәйле.
Чыганак: lenta.ru
Фото: пиксабай
Автор:Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|