|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.11.2022 Җәмгыять
Түбән Камада матч вакытында кияүгә чыгарга тәкъдим ясау мизгеле бар Татарстанга таралды (ВИДЕО)НТР-24 каналы романтик видеомизгелләр белән уртаклаша. Бу кадрларны бөтен республика күреп өлгерде инде. Сез дә карамый калмагыз! Вакыйга 5 ноябрьдә Түбән Камада булган. «Нефтехимик» һәм «Салават Юлаев» командалары арасында хоккей матчы вакытында җанатарлар трибунасында гадәттән тыш хәл була.
Хоккей карарга килгән егет сөйгәненә кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Кияүнең бер тезенә чүгәләп, кызга йөзек бүләк итүен камералар зур экранга чыгара.
Йөзләгән тамашачы алдында кыз егеткә «әйе» дип җавап бирә. Трибуналар алкышларга күмелә.
НТР язуынча, әлеге егет Түбән Кама политехника көллиятен тәмамлаган, кыз исә бию студиясендә хореограф булып эшли.
--- |
Иң күп укылган
|