|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.11.2022 Фаҗига
Берничә минут эчендә өч тапкыр үз машинасы астында калганШвейцариянең Санкт-Галлен шәһәрендә машинасы двигателен сүндермәгән бер хатын берничә минут эчендә өч тапкыр шул машина астында калган. Полиция мәгълүматлары буенча, бу хәл ноябрь башында теркәлгән. 45 яшьлек йөртүче ханым машинасын югарыга менгән урында туктаткан да, двигательне сүндереп тормыйча, багажниктан нидер алырга теләгән. Багажникны ачу белән машина артка тәгәри башлаган, хатын аны туктатып караган, әлбәттә, әмма егылган һәм тәгәрмәчләр астында калган.
Хатынны таптап үткән автомобиль икенче машинага бәрелгән дә кире якка тәгәри башлаган. Бу вакытта хатын көч-хәл белән торып килүе булган. Машина аны янә бәрдергән. Моннан соң тротуарга бәрелгән машина тагын артка хәрәкәт итеп, хатынны өченчегә (!) таптаган.
Автоледи исән калган-калуын, әмма күптөрле җәрәхәтләр алган. Хуҗасын өченчегә таптаган машина агач коймага бәрелеп, ниһаять, туктаган. Вакыйга урынына килгән полицейскийлар ашыгыч ярдәм чакырткан. Медиклар хатынны авыр хәлдә дәваханәгә илткән.
Чыганак: lenta.ru
Фото: Фрипик.ру
Автор:Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|