|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.11.2022 Җәмгыять
Яңа елда ничә көн ял итәбез?ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2023 елга җитештерү календарен бастырды. Анда эш вакыты нормалары, шулай ук биш көнлек эш атнасында ял көннәре саны китерелгән. Җитештерү календаре нигезендә, Татарстанда 2023 елда эшләми торган бәйрәм көннәре булып түбәндәгеләр саналачак:
1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар – Яңа ел каникуллары;
7 гыйнвар – Раштуа;
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне;
8 март – Халыкара хатын-кызлар көне;
1 май – Яз һәм хезмәт бәйрәме;
9 май – Җиңү көне;
12 июнь – Россия көне;
30 август – Татарстан Республикасы көне;
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне;
6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне.
Шулай ук Ураза һәм Корбан гаетләре көнендә ял итәчәкбез. Ураза бәйрәме киләсе елга 21 апрельгә, ә Корбан гаете 28 июньгә туры килә.
1 һәм 8 гыйнвар якшәмбегә туры килгәнгә, эшләми торган көннәр 24 февральгә һәм 8 майга күчерелә.
Фото: Фрипик.ру
--- |
Иң күп укылган
|