поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
07.11.2022 Киңәш-табыш

Үләнче Фирая Захарова: Кабак ирләргә файдалы

Кәҗә мал түгел, дигән кебек, кабакка карата да әллә нинди кадерсез мөнәсәбәт яши бездә. Буш урынга чүп үсмәсенгә генә утыртылган талымсыз яшелчәнең кадерен белеп бетермибез төсле. Ә менә үләнче Фирая Захарова сүзләреннән соң, ишек төбендә торган кабакка мөнәсәбәт үзгәрер сыман.

— Фирая ханым, кабакны витамины язга кадәр дә кимеми торган яшелчәләрнең берсе, диләр. Бу чыннан да шулаймы?
 
— Әйе, тиешле шартларда саклаганда, кабакны көздән яз уртасына кадәр кулланырга була Ул – витамины иң озак саклана торган яшелчә. Әлбәттә, аны чи килеш тә, пешереп тә, маринадлап та, тозлап, киптереп тә, маен һәм согын сыгып та кулланырга мөмкин.
 
— Кабак – антидепрессантмыни?
 
— Кабак – игътибар итсәгез, шундый матур яшелчә бит. Төсе дә кәефне күтәрә торган. Ә сез әйткән үзлегенә килгәндә, ул, чыннан да, нерв системасы өчен җавап бирә торган В төркеме витаминнарына (В1, В2, В6)  бай. Гадәттә көз көне кеше болай да күңел төшенкелегеннән интегә. Ә быелгы вазгыять  беркемне дә читләтеп узмады, шунлыктан стресстан, депрессия, күңел төшенкелегеннән газап чигүчеләр саны артты гына. Кул астында булган кабакны ашау беркемгә дә зыянга булмас. Ул нерв системасын ныгыта, тынычландыра, кәефне күтәрә.
 
— Күп кеше кабакны яратмый бит. Төче – балласаң да, тозласаң да күңелгә ятып бетми, диләр.
 
— Әлбәттә, күп кеше яратмый, әмма яратырга кирәк! Иренмәсәң, аннан әллә нинди затлы ризыклар да әзерләргә була. Кабакта организм өчен кирәкле бета-каротин бар. Кабак согында ул, кишердәгегә караганда, биш тапкыр күбрәк. Ләкин һәр нәрсәнең чамасы бар. Бета-каротин күп дип, кабак суы гына эчәргә киңәш итмәс идем, чөнки бавырга кыен булуы бар. Шунлыктан яңа сыгылган кабак согы эчкәндә, аны 1:1 су яки 1:1 кишер согы белән бутап эчү әйбәтрәк. Кабак согы эчкән вакытта Д витамины яхшырак үзләштерелә. Бу бигрәк тә сөякләр белән проблемалары булган өлкәннәргә файдалы. Кабакта артык авырлыктан интегүчеләрдә май алмашын көйли торган Т витамины бар. Ул шулай ук аксым – углевод, су – тоз алмашын яхшырта.
 
— Пешереп ашасаң, файдасы азрактыр бит?
 
— Кабак, мәсәлән, боткага салып пешереп ашаганда, углеводлы ризык буларак кабул ителә. Әгәр аны чи килеш угычтан уып, салатларга яки боткага кушканда, чыннан да, файдасы күбрәк. Болай кулланганда ул матдәләр алмашын яхшырта, иммун системасын ныгыта. Бик күп булмаганда бавыр белән бөергә файдасы бар, ул шулай ук кан басымын төшерә. Бөерендә таш булган кешеләргә һәм гипотоникларга көн саен ашарга киңәш ителми.
 
— Кабакның йомшагы файдалыракмы, әллә төшеме?
 
— Икесе дә файдалы. Кабак төшенең бигрәк тә ир-атларга һәм балаларга файдасы зур. Бу – хатын-кызлар ашамасын дигән сүз түгел, әлбәттә. Ул ир-атларны җенси проблемалардан, авырулардан саклый, дәртен арттыра. Кабакта шулай ук кукурбитин бар, ул организмдагы паразит суалчаннарны чыгара. Шунлыктан балаларда еш очрый торган бабасырдан котылу чарасы да ул. Кабакта эчәклек микрофлорасын көйләүче матдәләр дә бар. Шуңа күрә антибиотиклар эчкәннән соң да аны куллану файдага булыр.
 
— Кабак төшен куллануга килгәндә, шулай ук чамасын белергә кирәктер?
 
— Атнага бер тапкыр, мәсәлән, ял көнне кич белән бер уч кабак төше ашауны гадәткә кертсәгез, бик яхшы. Йә булмаса көненә 10 данә ашап куйсагыз да файдасын сизәрсез. Төшләрнең кибеттә сатыла торган кипкәнендә түгел, ә ачкач ук кулланганында витаминнар күбрәк. Кальций белән калий да күп.
 
— Укучыларыбызга берәр файдалы рецепт әйтсәгез иде.
 
— Яңа ачылган кабакның 1 стакан төшен кабыгы белән блендерда изәргә һәм  ярты стакан бал белән болгатып, шарчык итеп әвәләп, суыткычка куярга. Бик тәмле һәм файдалы шарчыкларны көненә берне ашарга киңәш итәм.
 
 

Гөлнара ЗИННӘТУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ --- | 07.11.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»