|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.11.2022 Шоу-бизнес
"Әби агарды инде": Алмаз Мирзаянов һәм Зөлфирә Шәйдуллинаның сабыйлары туган (ФОТО)Алмаз Мирзаянов һәм Зөлфирә Шәйдуллина гаиләсендә зур сөенеч. Аларның кызлары туган. Бу хакта Алмаз үзе хәбәр итә һәм бәбиләп яткан хатынына юллаган кызыклы смс-хәбәрләренең скриншотлары белән уртаклаша. «Бәби табу йорты тирәли әйләнеп, тәрәзәдән күзләп, кызмы-малаймы дип белешеп йөргән вакытларның да үз романтикасы булгандыр ул! Хәзер бөтенләй башка замана! Минуты, секунды белән мәгълүмат килеп тора. Мин аңыма да килеп бетмәдем, күпме котлаулар килә! Зур рәхмәт сезгә, якыннарыбыз! Рәхмәт, әнисе», – дип әти булган Алмаз Мирзаянов.
Смс-хәбәрләре дә үзенчәлекле:
«Җаааааныыыыыым! Бик авыртамы?» – дип сораган Алмаз Мирзаянов
«Хә табарггаиьеккнжи» – дип җавап биргән әни булырга җыенучы Зөлфирә Шәйдуллина.
«Киттем намазлыгыма», «Бер сәгать булдыыыыыы», «Әби агарды инде» – дип борчылып язган ул һаман хәбәре булмаган хатынына.
«Әтисееееееее котлыйм!» – дип, нәкъ бер сәгать узгач шатлыклы яңалыкны хәбәр иткән яшь әни.
--- |
Иң күп укылган
|