|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.11.2022 Шоу-бизнес
Артур Хәсәнов тагын бер җырчы белән дуэт башкарачакФилүс Каһировның "Киек каз юллары" җырын башкарып танылган һәм Филүснең Казандагы концертында аның белән дуэт җырлаган Артур Хәсәнов тагын бер артист белән дуэт башкарырга җыена. "Автор-башкаручы Мурат Гайсин белән "Сайра, тургай" җырын дуэт итеп башкарырга исәп бар, Аллаһы боерса. Ләкин кайчан - монысы әлегә билгеле түгел", - ди Башкортстаннан махсус операциягә мобилизацияләнгән Артур Хәсәнов.
Мурат Гайсин да дуэт булачагын раслады. "Артур - моңлы тавышлы, бик талантлы егет. Репертуарымдагы "Сайра, тургай" җырын үзе сайлады, аның белән бик теләп дуэт җырлаячакмын", - диде Мурат.
--- |
Иң күп укылган
|