поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.02.2011 Мәдәният

Җир йөзендә әкият бар

«Шәһри Казан» газетасы редакциясенең күргәзмәләр залында Татарстанның халык рәссамы, ТР Мәдәният министрлыгының Бакый Урманче исемендәге бүләге иясе Фәридә Шаһимәрдән кызы Хасьянованың «Китаплар дөньясында» дип исемләнгән шәхси күргәзмәсе ачылу турында хәбәр иткән идек инде. 60тан артык китап бизәгән, үзенең рәсемнәре аша берничә буын балаларда зәвык, милләтебезгә һәм китапка мәхәббәт, әхлакый сыйфатлар тәрбияләгән рәссам белән аның күргәзмәсе эргәсендә очраштым.

– Фәридә ханым, экспозициянең үзәген «Татар халык әкиятләре» китабына кергән иллюстрацияләрнең оригиналлары тәшкил итә. Әкият дөньясында озак юандыгызмы? Китап, кулга алуга ук, чыннан да, могҗизалар иленә алып керсен өчен, рәссамнан нәрсә таләп ителә?

 

– «Татар халык әкиятләре» кебек милли китапны эшләү җиңелләрдән түгел. Мондый эшкә алыныр өчен, ниндидер хокукың булу да, нигезең ныклы булу да кирәктер. Мин аны өч ел эшләдем. Моңа кадәр рәссам буларак тупланган тәҗрибәм, халкымның тарихын, мәдәниятен, этнографиясен җентекле өйрәнүем нәтиҗәсендә башкарып чыктым мин аны. Монда һәр нәрсәне төгәл белергә кирәк. Этнография күзлегеннән караганда да, бөтен нәрсә гадел, ышанырлык булырга тиеш. Иллюстратив материалның дөреслеге уңаеннан беркемдә дә икеләнү яки сорау туарга тиеш түгел. Фәнни яктан караганда, моны яшь кеше дә башкарып чыга ала торгандыр бәлкем, ә бөтен яктан уйласаң, моның өчен, әйткәнемчә, зур әзерлек, һәрьяклап өлгерү кирәк.

 

– Сез үзегез әкиятләр тыңлап үстегезме? Һәр әкиятнең үз йөзен табу кыенмы?

 

– Узган гасырның 50 нче еллары баласы мин. Әти миңа китап графикасының аксакаллары тарафыннан бизәлгән затлы китаплар алган, мин шуларны күреп, укып үстем. Китаплар аша күп кенә халыкларның мәдәниятен үз иттем. Шул вакытта ук татар китапларының бик тыйнак, ә кайбер татар халык әкиятләренең мескен генә бизәлүенә күңелем җәберләнә иде. Шәхсән үзем башка милләт вәкилләренә татар телен өйрәтергә тырышучыларны гаепләмим дә, алар яклы да түгел. Мәдәният аша, үз әсәрләребез аша башка халыкларда үзебезгә карата кызыксыну уяту ягында мин. Китап бизәүче оста булып танылу алгач: «Мин «Татар халык әкиятләре»н эшләргә тиеш һәм ул минем иң әһәмиятле «соңгы җырым» булачак. Башка милләт вәкилләре дә, китапны укыганчы ук, иллюстрацияләрне карап та, үзләренең күп кенә сорауларына җавап табарлык булсын», – дип, үз алдыма бурыч куйдым. Бер үк вакытта ул минем үземнең дә күп кенә сорауларыма ачыклык кертергә тиеш иде. Әкияттә сюжет сызыгы бара, ә геройның ничек киенүе, чәч толымнарының ничек итеп үрелүе турында анда сүз дә булмаска мөмкин. Ә бу бик мөһим элемент һәм беренче карашка вак-төяк булып кына күренсә дә, нәкъ менә шул бер халыкны икенчесеннән аера да. Япон, инглиз, француз әкиятләрендә дә, татар халык әкиятләрендәге кебек үк, яхшылык явызлыкны җиңә. Аларны бер-берсеннән бары тик миллилек, атрибутика гына аерып тора. Шуңа күрә дә монда рәссамга бик зур җаваплылык төшә. Ул нәкъ менә татар халык әкияте булсын өчен, персонажлар, этнографик, архив материаллары белән эшләргә кирәк. Монда ландшафтның да, архитектураның да нәкъ без яшәгән төбәкнеке булуы мөһим.

 

– Кайсыдыр әкиятләр өчен махсус өйрәнүләр булдымы?

 

– Бөтен әкиятләр дә, хәтта крестьян костюмы да, йорт җиһазлары да махсус өйрәнүне таләп итә. Әйтик, менә бу күргәзмәдә Ренат Харисның «Матур өй» поэмасына иллюстрацияләр куелган. Ул бүгенге көн, татар авылының тормышын чагылдыра. Әлбәттә, мин, булдыра алганча, анда сурәтләнгәннәрне бүгенге көнгә якынайттым – көнкүрешне дә, киемнәрне дә. Әкиятләрдә костюм, интерьер никадәр борынгырак булса, шулкадәр кызыграк. Баласы белән шөгыльләнгән, мөмкинлеге булган әти-әни сабыен төбәкне өйрәнү музеена да алып бара ала. Ә үзәктән читтәге авылларда бу бурыч китап өстендә.

 

– Геройларны ясаганда Сез аерым бер кешеләрне күздә тотып эшлисезме, әллә авыл кешеләренең типажларын махсус эзләдегезме?

 

– Әлбәттә, геройларны мин күктән алып ясамыйм. Аларның һәркайсы минем янәшәмдә булган бик якын кешеләр. Әлеге иллюстрацияләрдәге персонажларны алсак, алар минем якыннарымның – әтием, әнием, улымның портретларын хәтерләтәләр. Кайбер урыннарда үземнең портретны да танырга була. Туганнарым, күршеләрем – барысы да бар анда. Кагыйдә буларак, кайда гына булсам да, әйләнә-тирәмне күзәтәм. Моны һөнәрем таләп итә.

 

– Балалар китабына сез куйган таләп нинди?

 

– Мин, профессиональ рәссам, инде буй җиткергән ир-ат тәрбияләгән ана, дәү әни булу бәхетен татыган кеше буларак, үз алдыма картиналарым, иллюстрацияләрем балаларда зәвык тәрбияләргә һәм дөньяны мөмкин кадәр күбрәк танып белергә өйрәтергә, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләргә тиеш дигән бурычны куям. Бала минем иллюстрацияләрне күреп шатланса, аларны бер күрүдә яратып калса, бу инде зур әйбер. Аның шул сурәткә төшерелгән урамнардан йөрисе, андагы йортларда яшисе, шундагы киемнәрне киясе, кәнәфиләрдә утырып атынасы килсә, мин үз дигәнемә ирештем дигән сүз. Иллюстрацияләрдә тормыш турында позитив күзлектән сөйләү мөһим. Тормыш матур, яшәү кызык дию генә аз, чөнки бер үк вакытта чынбарлыкны кабул итү баланың үзеннән дә тора бит әле. Бу тормышны ул үзе нинди буяуларга буяр? Заманында минем әти-әнием дә бу хакта уйланган һәм китап сатып алганда әхлак, зәвык ягын да кайгырткан булып чыга.

 

– Китап бизәү эшенә ничек килеп кердегез?

 

– Китап графикасына килүемә турыдан-туры улым Айрат сәбәпче булды. Мин аңа Мәскәүнең иң яхшы нәшриятларында басылган китапларны ала идем. Алар, сүз дә юк, бик матур китаплар. Шул ук вакытта аңа татар китапларын укыта алмадым. Өч-дүрт яшьлек вакытта: «Менә син кайчан миңа матур итеп китап ясыйсың, шунда укый башлаячакмын», – диде ул катгый рәвештә. Һәм мин алга таба бөтен эшләгән китапларымны да үземнең улым өчен дип бизәдем. «Зур Идел» күргәзмәләренең берсендә күргәзмә комитетында миңа: «Ни өчен сез китап бизәү – китап графикасы белән шөгыльләнмисез? Моның өчен Сездә сирәк очрый торган сыйфатлар бар», – диделәр. Ул вакытта минем Мәскәү күргәзмәләрендә куелган билгеле зур эшләрем булса да, барысын бер читкә куеп, китап нәшриятына килдем һәм иҗатымны нольдән башладым.

 

– Балалар дөньясы белән яшәү холкыгызга берәр яңалык алып килдеме?

 

– Үзең турында сөйләү авыр нәрсә. Шуны гына әйтә алам: балаларны кечкенәдән яратам. Миңа инде 58 яшь. Иҗатымны балаларга багышлавым – киләчәк өчен эшләнгән хезмәт. Алар мине үзгәрткәндерме, әллә мин аларнымы – әйтә алмыйм. Бөтенесе бергәдер.

 

– Балалар язучылары сезгә еш мөрәҗәгать иттеме? Рәсемдә вакыт үзен сиздерәме?

 

– Мин эшләгән китаплар алар, ничек дип әйтергә, «ташландык» китаплар иде. Ягъни авторлар үзләренә билгеләнгән рәссамнардан баш тарткан китапларны бизәдем мин башлыча. Чөнки ул вакытта нәшриятның баш рәссамы идем. Нәшриятны авыр хәлдә калдырмас өчен, әлеге китапларны кабат эшли идем. Аларның шактые, әлбәттә, авторлар үтенече буенча эшләнде. Роберт Миңнуллин үзенең иң тәүге балалар китабын – «Безнең авыл зоопаркы»н чыгарганда ук миңа мөрәҗәгать итте. Ул минем исәптәге икенче генә китап иде. (Беренчесе А. Алишның «Кем иң көчле?» дигән китабы.) Ренат Харис, үзенең беренче оныгы тугач, аңа багышлап, «Лап-лап» исемле китабын бизәвемне сорады. Аннан Ренат Мәгъсүмовичның һәр оныгы туган саен, миңа бер китап бизәргә насыйп булды. Шулай итеп, өч китап – «Лап-лап», «Әбәк» һәм «Матур өй» эшләнде.

 

70 нче еллар ахырында-80 нче еллар башында ясаган китаплар белән бүгенгеләр бик нык аерыла. Бу осталык, тәҗрибә дәрәҗәсеннән генә дә тормый. Мин һәрдаим вакытка яраклашам. Рәссамның башка юлы юк та. Югыйсә син башкалар аңламаган телдә нәрсәдер әйтергә азапланган кебек килеп чыгачак. Торып-торып тел дә картая, үлә бит. Кулланыштан никадәр сүзләр төшеп кала. Ә мин, рәссам буларак, үземне аңлауларын телим.

 

– Быел сезне Тукай бүләгенә кандидатлар исемлегендә күрәчәкбезме?

 

– Юк. Эшләремне ике тапкыр тәкъдим иттем. Үтмәдем. Яңадан тәкъдим итмәячәкмен. Әнием дә бу вакыйгаларны бик авыр кичерде. Беренче тапкыр үземнең китапларым белән үтмәгәч, әнием беренче инсульт кичерде. Икенче кат үтмәгәч, тагын инсульт үткәрде һәм ул аны арабыздан алып китте. Яңадан беркемне дә сыныйсым килми.

 

– Фәридә ханым, әйдәгез, әңгәмәне күңелле нотада төгәллик әле. Ренат Харисның оныклары өчен китаплар эшләдем дип әйтеп киттегез бит. Инде менә үзегезнең беренче оныгыгыз – Аяз туды. Ул бала тудыру йортыннан бүген-иртәгә чыгарга тиеш. Сезне дәү әни булуыгыз белән ихластан тәбриклибез. Аязга атап китап эшләргә ниятегез юкмы?

 

– Мин бит язмыйм. Әгәр дә инде Ренат Мәгъсүмович яки башка шагыйрь нәрсә дә булса язса, мин каршы түгел.

 

PS. Фәридә Хасьянованың күргәзмәсе 11 мартка кадәр эшләячәк.


Расиха ФӘИЗОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»