|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.11.2022 Җәмгыять
Татарстан китап нәшрияты Ташкентта халыкара китап күргәзмә-ярминкәсендә катнаша2-4 ноябрь көннәрендә Татарстан китап нәшрияты Үзбәкстан башкаласында узачак «TASHKENT BOOK FEST» дип исемләнгән III Ташкент Халыкара китап күргәзмә-ярминкәсендә катнашачак. Нәшрият бирегә үзенең дистәләгән иң матур бизәлешле, тирән эчтәлекле тарихи, татар классик язучылары һәм шагырьләре, балалар өчен төрледән төрле китапларын алып барачак. Программада яңа китаплар белән танышу, авторлар һәм мәдәният әһелләре белән очрашу, китап җитештерү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу, мастер-класслар һәм китап бәйгеләре үткәрү каралган. Күргәзмә-ярминкәнең төп максаты: китап укуны пропагандалау, милли әдәби мирасны саклау һәм үстерү, заманча китап бастыру эшендә дөньяви тәҗрибә белән уртаклашу, нәширләр, авторлар, тәрҗемәчеләр белән танышу, дәүләт җитәкчеләре, мәдәният әһелләре белән күрешү-аңлашу һәм, гомумән, китап җитештерү өлкәсенә мөнәсәбәте булган һәркем белән җанлы аралашу. Үткәрү урыны: Ташкент шәһәре, Әмир Тимер урамы, 107. АО НВК “Узэкспоцентр”, 3 санлы павильон. Татарстан китап нәшрияты 25 санлы стендка билгеләнде.
--- |
Иң күп укылган
|