поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
31.10.2022 Хәвеф-хәтәр

"Балалар елый, әти-әниләрен эзли..." - Уфада күңелсез хәл

30 октябрьдә Башкорт дәүләт университетында 4 яшьтән 9 яшькә кадәр балалар өчен «Юлбарыс» математика олимпиадасы үтәргә тиеш булган. Үз көчләрен сынап карарга әти-әниләре белән йөзләгән бала килгән, әмма аларның яртысы университет бинасына кергәч, оештыручылар чараның булмаячагын хәбәр итә.

- Ишек төбендә каравылчы кире борды. Металл детекторлар юк, беркем дә тыелган әйберләрне тикшерми. Корпуска үтәргә өлгергән кешеләр арасында этеш-төртеш, анда балалар әти-әнисен югалтып, елый, - дип белдергән ата-аналар.
 
- Олимпиада оештырдылар, күп кенә мәктәпләрдән балаларны чакырдылар һәм чын тәртипсезлек урнаштырдылар! Минем сеңлем бүгенге көнне бик көтте, нәтиҗәдә өйгә күз яшьләре белән кайтты, чөнки кертмәделәр, - дип яза Анастасия.
 
Тиздән олимпиаданы оештырган шәһәр хакимиятеннән аңлатма да пәйда булды.
 
- Олимпиадада катнашу өчен 300 гариза керде. Аудиторияләр ике агымга бүленде: 150шәр урынга. 08.00дә оештыручылар һәм волонтерлар өчен инструктаж үткәрделәр. Оештыручылар саны – 50 кеше, волонтерлар саны - 15 кеше. Биремнәрне үтәгәннән соң, беренче агымда катнашучылар дежур волонтерлар озатуында фойега төште, анда аларны ата-аналар көтә иде. Икенче агымда катнашучылар ата-аналар белән бергә керә башлады. Шул вакытта этеш-төртеш, кысылыш барлыкка килде. Заявкасыз катнашырга теләүчеләр саны якынча 150 кеше иде. Шуңа бәйле рәвештә, катнашучыларның икенче агымы өчен олимпиада оештыручылар тарафыннан юкка чыгарылды, - диделәр шәһәр хакимиятендә.
 
Уфа мэры Ратмир Мәүлиев бу хәл белән шәхси шөгыльләнәчәген белдерде.
Фото: kp.ru
Автор:Резеда Галикәева

---
Матбугат.ру
№ --- | 31.10.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»