поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
31.10.2022 Мәдәният

Наил Дунаевның юбилее уңаеннан язылган, әмма үзе укымый калган СОҢГЫ ИНТЕРВЬЮ

Наил Дунаев белән әлеге сөйләшү 8нче майда булган. Яңа сезонда сәхнәгә чыгарга хыялланды ул. Театр җитәкчеләре дә аны: Үз рольләреңне уйнаячаксың”, ─ дип шатландырган иде. Үзенең туган көнендә телевидениеда искә алмауларына хәтере калганын яшермәде. 12нче май көнне әңгәмә сайтыбызда һәм "Шәһри Казан"да басылып чыкты. Әмма авторы Люция Хәбибуллина язманы "Матбугат.ру" сайтыннан алуыбызны үтенде. Наил абыйга укырга насыйп булмады аны. Шул көнне инсульт аяктан екты. Ни кызганыч, ул шушы көнгә кадәр аңына килә алмады. Әлеге язманы, дога булып барып ирешсен дип, кабатлап бирәбез:

“Театрда Наил Дунаев дигән артистның булуы зур бәхет. Аның кыяфәте Голливуд “йолдызлары”көнләшерлек. Сәхнәдә эшләгәндә аның кебек нечкә күңелле артист юк. Ул сәхнәдә күз яше белән елый торган бердәнбер ир – егет. Вакыйгаларны шундый ихлас кичерә ул”.
 
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев артистның 80 яшьлек юбилеенда үзенең рәхмәтен җиткергәндә әнә шулай дигән иде.
 
Мәскәүдәге Щепкин исемендәге театр училищесында укыганда ук, остазлары аның талантын күрә белгән. Шуңа күрә дә диплом спектаклендә Николай Дунаевка Тукай ролен тапшырулары очраклы түгел. Казанга кайткач та, яшь актерлар ул спектакльне Г. Тукайның 75 еллыгы көннәрендә, Камал театры сәхнәсендә артистлар белән бергә кушылып уйныйлар. Шул вакытта Тукайны уйнаган егетнең исеме дә Наилгә үзгәрә.
 
Сәхнәдә 60 ел эчендә Наил Дунаев тудырган образлар 140 ка якын.
   
Шушы көннәрдә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, республиканың М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге бүләкләре (премияләре) иясе, профессор Наил Дунаевка 85 яшь тулды. Хатыны Татьяна Григорьевна (Мәдәният һәм сәнгать институты профессоры)белән бергә тату гомер кичерүләренә дә 60 ел вакыт узган. Бүгенге көндә авыруларга бирешмичә, бер-берсенә терәк булып яшиләр.
   
Без Наил Дунаев белән аның кайбер хатирәләрен яңарттык.

─ Наил абый, уйналган рольләрегезне күздән кичергәндә ниләр турында уйланасыз?
─ Минем үткәннәрдә калган яшьлек елларымны искә алганда, уйнаган рольләрем искә төшә. Ул чаклар турында якты хатирәләр генә саклана. Режиссерлар тикмәгә генә тапшырмаган бит ул рольләрне. Театрда тоткан урыныңның ни дәрәҗәдә булуына инанасың .

─ Сез нинди генә тискәре рольдә уйнасагыз да, образларыгыз нәфрәт уятмый.
─ Мин образларымның тискәрелекләрен югалтмыйча, ягымлы якларын эзләдем. Тамашачының күңелен кайтармаска тырыштым. Әгәр тискәре образны якламасаң,аның чынлыгына, дөреслегенә инанмасаң, аңа кем ышансын?

─ Сез дистәдән артык пьесаны русчадан татар теленә тәрҗемә иткәнсез. Үзегезгә дә аларда уйнарга туры килдеме?
─ Гадәттә, безнең тамашачы тәрҗемә ителгән әсәрләрне бик яратып бетерми. Минем тәрҗемә буенча куелган спектакльләр сәхнәдә озак еллар барды. Үзем дә һәркайсында диярлек уйнадым.
 
─ Үзегез белән бергә Мәскәүдә укыган күренекле драматург Туфан Миңнуллин : ”Синең тавышың да моңлы бит, Дунай.Әгәр вокал дәресләре алсаң, бүгенге “йолдызларны сүндерер идең”,─ дип язган иде. Әмма Сезне җырлы рольләрдә тамашачы күрмәде сыман.
─ Юк, андый рольләрем булмады минем. “Ак калфагым төшердем кулдан” спектаклендә аз гына җырларга туры килде. Туфан училищедагы музыка дәресләрендә җырлаганымны истә тотып әйткән ул сүзләрне.

─ Наил абый, Сез бит әле педагог та. Артистлар арасында укыту эшенә теләсә кем алынмый. Сез аңа ничек тотындыгыз икән?
 ─ Бервакыт үзешчән театрда мин куйган спектакльне Марсель Сәлимҗанов күрде. Шунда ул миңа башта театр училищесында, аннары мәдәният һәм сәнгать институтында актерлык осталыгына укытырга тәкъдим итте. Анда 26 ел эшләдем. Педагог буларак югары уку йортында хезмәт куйганыма һич үкенмим.

─ Сезнең иҗатыгызга тәнкыйтьчеләр дә югары бәя биргән. Үзегезгә багышлап шигырьләр язылган. Әмма каләм остасы икәнегезне тамашачыларыгыз да белмидер әле. Бу сәләтегез кайдан?
─ Мин Зәй районының Түбән Биш авылы мәктәбендә укыдым. Шунда туган телгә, әдәбиятка, театрга мәхәббәтне Мәрвәрия Җиһаншина, Рина Садретдинова кебек укытучылар тәрбияләде.
 
─ Шундый укытучылардан белем алмасагыз , бер үк елда өч егет: Сез, Рабит Батулла, Хәмзә Арсланов Мәскәүнең Щепкин исемендәге дәрәҗәле уку йортына барып кермәс идегез. Театрда Сезнең төркем артистлары коллективта бер-берсе белән тату, үзара ярдәмчел булулары белән аерылып торды. Ул дуслыкның сере нидә икән?
─ Әйе, без бер-беребезгә хөрмәт белән карадык. Барыбыз да диярлек тормышның ачысын-төчесен күп күргәнгә күрә, үзара шундый җылы мөнәсәбәт булгандыр, ─ дип уйлыйм. Халыкның да җылы карашын тоеп яшәдек без.

─ Сезне дусларыгыз, гомер буе шәп балыкчы буларак та мактап телгә ала. Яр буенда хыялларга бирелеп утырганда , әкияттәге алтын балыкны тотып, аннан нәрсәдер сорарга иде, ─ дигән чакларыгыз булмадымы?
─ Юк, мин алай хыялый түгел бит. Шәһәрдән читтә үскән авыл баласының артист булып дөнья гизүе үзе алтын балык биргән бүләк бит ул. Әгәр бүген алтын балык эләгә икән, мин анннан саулык, илебезгә иминлек сорар идем.
 
 ─ Наил абый, театр артистларын “телсез” калдырырлык сорау биреп буламы?
─ Була. Театр җитәкчеләре, һич көтмәгәндә,артистны кабинетларына чакырып, үзеннән: “Нинди роль уйнарга телисең?”,─ дип сорасалар , белмим кайсы артист кына үз аңында калыр икән?!

 ─ Шатлык нәрсә ул, Сезнеңчә?
─ Җәй буе ял иткәннән соң труппаның яңа сезонга җыелган көне, хезмәттәшләр белән яңадан очрашу.
 
─ Күңелле мизгелләрегез...
─ Спектакль башланыр алдыннан , пәрдәнең теге ягында тамашачының гөж килүе. Бу гөжләү нәкъ умарта гөжләве ─ ул минем яшьлегем. ( Безнең әти гомер буе умарта тотты. Шуңа күрә миңа бик якын ул). Аннары тамашачыларның спектакль тәмамлангач, дәррәү килеп алкышлаулары астында, әкрен генә театр пәрдәсенең ябылуы һәм шуннан соң туган тынлык.
 
Автордан: Авыр Туфрагың җиңел булсын. Яраткан тамашачың сине онытмас.
Фото: Татар-информ

Әңгәмәдәш ─ Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Матбугат.ру
№ --- | 31.10.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»