|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.10.2022 Мәдәният
Тирән кайгы: Наил Дунаев вафат
Татарстан Республикасының театр сәнгате тирән кайгы кичерә. Бүген Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, милли сәхнәбезнең якты йолдызларыннан берсе Наил Дунаев вафат булды. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Ходай сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын.
Наил Дунаевны соңгы юлга озату 1 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында үтәчәк.
Дунаев Николай Иванович (Наил Дунай) 1937 елның 3 маенда Татарстанның Зәй районы Әхмәт авылында туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлады. Күп кенә сәхнә образларыннан аның иҗади йөзенә хас булган ягымлы зыялылык бөркелә, берүк вакытта алар көчле кичерешләр һәм хисләргә тулы эчке киеренкелек, ышандыру көче белән сугарылган.
Наил Дунаевның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.
--- |
Иң күп укылган
|