поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
27.10.2022 Җәмгыять

Маникюр ясаучы егеткә: “Сез бит ир кеше. Кая кысыласыз?”

Уеннан чыккан уймак булды инде ул. Кызык өчен генә хатыным белән ир кешенең ничек тырнак ясавы турында кызыклы видеолар төшерә башладык. Ул вакытта үземне тырнак ясаучы булып китәрмен дип хәтта уйламаган да идем, дип ул.

Әнә шулай искә ала хәзер ул чакларны, бер ел элек маникюрчы булып эшли башлаган татар егете Рамил Вәлиулллин.
 
– Рамил,  шулай да ничек тырнак ясау остасы булып киттең?
 
– Аның тарихын әллә каян эзлисе юк, чөнки тормыш иптәшем Әлфинә үзе дә  маникюрчы. Ул инде күптәннән хатын-кызларга тырнаклар ясый. Шуңа да мин аңа кирәк вакытта гел булышып тора идем: эшенә кирәкле материалларны да бергә алдык, клиентларны да икәү җыя идек. 
Әлеге сферага кереп киткәнче мин бөтенләй тыгыз режимлы башка өлкәдә – төзелештә кранчы булып эшләдем. Аннан башка обьектка күчеп эшли башлагач, буш вакытларым күбәйде. Берсендә шулай кызыксынып кына үземә маникюр ясап карадым. Шуннан хатыным да үзенең ике бармагындагы тырнагын ясап-буяп бирүемне сорады. Әйбәт килеп чыкты! Үземә дә ошап китте, икенче юлы аның биш тырнагын матурладым һәм әкрен генә ике кулына да маникюр ясап бирдем. Эшләгәндә тормыш иптәшем гел өйрәтеп, хаталарымны төзәтеп, киңәшләрен биреп торды. Тырыша торгач, үҗәтлек белән барыбер башкарып чыктым! Ә соңрак башка мастерда укып квалификациямне күтәрдем. 
Тырнак ясау миңа гел җайлы гына эш кебек тоела иде. Тырнакны игәүләдең, буядың да шуның белән вәссәлам, дип уйлый идем. Ә ул бөтенләй вак эш  икән.
 
– Ике эшне бер юлы алып барырга ничек җитешәсең?
 
– Төп эшем төзелеш өлкәсендә, башнялы кранда кранчы булып эшлим. Тырнак ясау - минем өстәмә акча эшләү мөмкинлегем генә. Алдан язылып куелган кешеләргә маникюрны  төп хезмәтемнән соң, ялларда  ясыйм. Эштән соң бер кеше алсам, ял көннәрендә өч кешегә тырнак ясап бирәм. Бер кешегә маникюр ясау 2,5- 3 сәгать тирәсе вакытны ала.
 
– Клиентларны ничек табасың?
 
– Миңа килүчеләрнең күбесе үзебезнең танышлар-туганнар аша табылды. Бер-берсеннән ишетеп, күреп киләләр. Аннан социаль челтәрләрдә үземнең битемне ачтым. Анда ясалган эшләремне күрсәтеп барырга тырышам.
 
– Киләчәктә дә бу өлкәдә эшләрмен дип уйлыйсыңмы?
 
– Андый планнарым бар. Алга таба да укып квалификациямне күтәрәсем, тырнак үстеререргә һәм үзем белмәгән төрле дизайн  белән тырнакларга рәсем төшерергә өйрәнәсем килә.
 
– Бу эшне әти-әниең, дусларың ничек кабул итте? 
 
– Тәнкыйтьләүчеләр хәзер дә бар.  Көн саен диярлек  социаль челтәрләрдән: “Сез бит ир кеше. Кая кысыласыз?”, “Ничек шулай?” кебек сораулар язалар.   Әмма аларның фикерләре мине кызыксындырмый. Эшне хатынныкына яки ирнекенә бүлеп каруны аңламыйм. Гаиләмә өстәмә керем эшләүнең бернинди начарлыгын да күрмим. Акча күктән яумый бит! Иң мөһиме мине якын кешеләрем аңлый һәм кирәк вакытта ярдәм итә...
 
Илүзә Шәрипова
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 27.10.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»