поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
13.02.2011 Җәмгыять

Игенче, галим Марат Каюмов

Мәдәнәнең “Рәшидә” мәчетендә урыннашкан Нижгар татарлары музеена ун ел була. Анда бүген өлкә татарлары тарихын, көнкүрешен чагылдырган байтак уникаль экспонатлар тупланган. Шулар арасында авыллар, мәхәлләләр тарихына, Бөек Ватан сугышына, атаклы якташларыбыз Рәшит Ваһапов, Хайдәр Бигичев, Кави Нәҗминең иҗатына, үткән гасыр башында һәм утызынчы елларда репрессияләнгән муллаларга багышланган экспозицияләр үзәк урын алып тора.

Репрессия корбаннарына багышланган бүлмәдә ярымкараңгы. Тимер рәшәткә артында карцер, анда мескен тоткын сүрәте – болар барысы бик көчле тәэсир итә.

 

  Туган ягыбызның флора һәм фаунасына багышланган экспозиция дә искиткеч матур һәм бай. Бу экспозицияне караганда кошлар сайравы, чишмә тавышлары ишетелеп тора, үзеңне су буенда, урманлыкта итеп хис итәсең кебек.

 

 Әлбәттә, бу музейны булдыру, аны җиһазландыру өчен “Рәшидә” мәчетен салдыручы Фаиз Гыйльманов бөтен мөмкинлекләрне тудырган. Әле музей директоры Фәрит Беляев күренекле якташларыбызның галереясен булдыру өстендә эшли. Анда атаклы игенчеләр, хәрбиләр, тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр, меценатлар, хезмәт батырлары, мәдәният эшлеклеләре, дин әһелләре һәм башка күренекле якташларыбыз турында материаллар һәм документлар туплана.

 

 Әле күптән түгел шушы исемлекне танылган галим, атаклы игенче Марат Каюм улы Каюмовның исеме тутырды. Ул 1937 елның 18 январенда Пашат авылында туа. Ветошкин авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, Псков өлкәсендә агро-ном булып эшли. Армиядән кайткач Пашатта “Кызыл Таң” колхозында агроном була, аннары К.А.Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясен, соңрак шунда аспирантураны тәмамлый, В.И.Ленин исемендәге Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы фәннәре академиясендә фәнни секретарь, декан урынбасары, кафедра җитәкчесе булып хезмәт итә. Доцент, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, ике тапкыр академик, Халыкара славян академиясе член-корреспонденты, ул төрле елларда 407 фәнни хезмәт яза, күпләгән укыту әсбаплары, китаплар авторы.

 

 “Рәшидә” мәчетендәге милли музейда аңа багышланган стенд урнаштыру идеясе белән Марат Каюмовичның иң сәләтле укучыларының берсе, Түбән Новгород авыл хуҗалыгы академиясе укытучысы, профессор Шәмил Мустафин чыга һәм бу фикерне тормышка ашыра. Ачык китап формасындагы стендта Марат Каюмовичның биографиясе, күпсанлы фәнни казанышлары, фото-рәсемнәр, дипломнары урын алган.

 

 Күренекле якташыбызның исемен мәңгеләштерүгә багышланган кичәгә күпсанлы укучылары, район үзидарә башлыгы Халит Сөләйманов, район администрациясенең авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Фәрит Башаров, район мәдәният комитеты рәисе М.Яруллин, Мәдәнә авылы башлыгы Р.Салехов, авыл аксакаллары һәм интеллигенциясе, Марат әфәнденең дуслары, Түбән Новгородтан галимнәр килгән иде.

 

 Тантананы ачып Шәмил Мустафин остазы турында җылы сөйләде. Аннары Х.Сөләйманов, Ф.Башаров, Түбән Новгород авыл хуҗалыгы академиясы про-ректоры В.В.Ивенин, профессор, декан А.С.Жезлов, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты А.И.Гувенов, чыгышы белән Маресеводан А.Ф.Дыдыкин, Марат әфәнденең дуслары, мәдәнәлеләр Хәмзә Насибуллин, Җәүдәт Минҗәфәров аның таланты, нинди сәләтле остаз, олы рухлы шәхес, кешелекле кеше булуы турында сөйләделәр. Марат Каюмович үз гомерендә 21 фән кандидаты, 10 фән докторы әзерләгән, ул җитәкчелек иткән аттестацион советта 40тан артык кеше кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклаган.

 

 Чара тәмамланып музейдан чыккан вакытта җомга намазына чакырган азан тавышы яңгырады - бу чараны  Ходай Тәгалә дә хуплады, күрәсең.

 

 

 

Автор фотолары.


Н. ЖИҺАНШИНА
Туган як
№ 6 | 04.02.2011
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»