поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
20.10.2022 Шоу-бизнес

Хатыны белән аерылышуы турында белдергән Мурат Гайсин: «Балаларыгызны ташламагыз беркайчан да!»

Мурат Гайсин социаль челтәрләрдә кызы Мәрьям белән төшкән матур фотолар урнаштырган. «Балаларыгызны ташламагыз беркайчан да, әтиләр! Әтиле-Әниле булсын иде hәр гаилә», – дип язган җырчы.

Моңа кадәр танылган җырчы, автор-башкаручы Мурат Гайсин социаль челтәрләрдә хатыны белән аерылганын хәбәр итә, дип язган идек.

“Кызганыч, бөтен никахлар да гомерлек булмый. Кызым Мәрьямгә 2 яшь тулды. Алтыным, син мине яраткан кебек үк яратам сине. 8 ел элек әтиемне югалткач, гаиләмне һәм балаларымны беркайчан да ташламыйм дип үземә сүз бирдем. Хәзер дә сүземдә торам. Ләкин бөтен нәрсә дә миннән генә тормый шул. Кызымның туган көнендә никахны өзү турындагы эшнең судка тапшырылганын белдем. Әлбәттә, мин моңа каршы, ләкин... Мин һәрвакыт бәхетле гаилә турында хыялландым. Кызганыч... Балакаем, бәхетле бул, мин сине беркайчан да ташламаячакмын. Башка гаиләм дә булмаячак”, - дип язып чыкты Мурат Гайсин. 

Исегезгә төшерәбез, Мурат һәм Казан кызы Альбина концертларның берсендә кърешеп-танышып кавышканнар иде.   

Ул вакытта Мурат Гайсин болай дип уртаклашты:   

"Башта мин әллә ни игътибар итмәдем, кызлар болай да күп яза иде. Аннары якыннанрак аралаша башладык. Берничә тапкыр күрештек. Яңа ел бәйрәмнәрендә мин Казанга кунакка килдем һәм аларда 4-5 көн кунак булып киттем. Алтынчы тапкыр күрешкәндә, мин инде аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясадым. Ул каршы килмәде. Озакка сузып йөрмәдек, мин аның үз кешем икәнен аңлагач ук тәкъдим ясадым. Хатыным бик әйбәт хуҗабикә. Ир-ат күңеленә юл ашказаны аша диләр бит, тәмле пешерүе, ягымлы булуы белән дә үзенә караткандыр, бәлки. Хатыным бик кайгыртучан кеше, мине гел тәрбияләп, карап кына тора. Кайчагында кибетләрдәнме, йә олы юлдан бергә кайтып керәбез, мин чишенергә дә өлгермим, ул тиз генә чәйне кайнатып, ашарга җылытып куя. Шундый кызга өйләнмиләр димени инде?!", дип сөйләгән иде журналистларга Мурат.     

2020 елның октябрендә наиләдә ун ел көткән балалары - кызлары Мәрьям туды.   

"Кызыбыз туды, Аллаһка шөкер. Кызым туганда үзем дә бала тудыру йортында, хатыным янәшәсендә булдым. Тугыз ай эчендә бу яңалыкны беркемгә дә әйтмәдек. Шушы ун ел эчендә журналистлардан һәм башка кайберәүләрдән нинди генә мәгънәсез сораулар ишетмәдек. „Нишләп балагыз юк, әллә булышыйкмы?“, „Кемдә проблема: синдәме, хатындамы?“ дип сорадылар. Аллаһ кулында барысы да! Аллаһка шөкер! Кешеләр андый сораулар бирмәсеннәр иде. Балалары булмаган гаиләләргә сабырлык телим. Беркемне дә тыңламагыз, Аллаһы Тәгаләдән сорагыз. Барыгызга да бәхет телибез", — дип уртаклашты ул чакта Мурат Гайсин.

Фото: соцчелтәрләр 

 

---
Матбугат.ру
№ --- | 20.10.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»