|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.10.2022 Шоу-бизнес
Илназ Минвәлиев гаилә корганда 17 яшьтә генә булганТатарстанның атказанган артисты Илназ Минвәлиев соңгы елларда Кайбыч районында фермерлык эше белән шөгыльләнә башлаган. Җырчы әле тае белән бергә ат сата, әле каядыр кымыз озата. — Соңгы елларда атлар белән мәшгульсең. Кымыз да ясап сатасыз икән. — Алты-җиде ел бардыр, Кайбыч районы Борындык авылында эшмәкәр, фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рафаэль абый Фәсәхов белән эшли башладым, атларыбыз бергә. Табигый, хәләл кымыз әзерләп, пыяла шешәләргә тутырып сатабыз. Борындыкка ике көнгә бер, кайчак көн саен да барам. Ферма урман эчендә. Атларның төрле токымы бар. Аларны шулхәтле яратам. Печәнне шыгырдатып чәйнәүләрен тыңлау да рәхәт. Каршы алып, озатып калалар. Бик сизгер бит алар. — Илназ, 42 яшеңдә буйга үзеңнән дә озын, хезмәт сөючән өч улың булу — зур бәхет! Динара белән гаилә корганда 17 яшьтә генә булгансың. Ул чакта ничек тәвәккәлләдең?
— Динара белән кавышуым — Аллаһы Тәгаләнең бүләге. Аңардагы сабырлык, түземлек! Үзенә мактап әйткәнем юк, ул якка саранрак мин. Әмма башкаларга хатынымның бу яклары турында гел әйтәм. Авылдан бернәрсәсез чыгып китеп, Казанда суык подвалларда кунып, колонкадан салкын су эчеп, кая бәрелергә белми йөргән чагым иде. Очраклы гына һөнәри училищега укырга кердем, тулай торактан бүлмә бирделәр. Шунда Динара белән таныштым. Укып бетергәндә өйләнештек. Авыр чагымда җылылык, кайгыртучанлыкны нәкъ менә ул күрсәтте. Шуның белән алдырды да.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|