поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
14.10.2022 Киңәш-табыш

Дәвачы Мөслимә Гыйбадуллина: «50 ел дәвалыйм инде. Авыруларны учым белән тоям»

«Их, бу тәмәкедән һәм эчкечелектән тизрәк котыласы иде». Бу сүзләрне без Зәй районының Югары Шепкә авылында яшәүче Мөслимә апа Гыйбадуллина капка төбендә ишеттек. Дәвалаучыга чират көтеп, арлы-бирле йөренгән ирләр әнә шулай ди. Кайберләренең беренче генә килүе, шул вакытта бу зәхмәттән дистәләгән елларга котылып торучылар да бар. Сере нәрсәдә соң?

Капкага Мөслимә апаның кайсы көннәрдә кабул итүе турында белдерү эленгән. Якшәмбе – ял көне. Тәмәке һәм аракыдан котылырга теләүчеләрне күбрәк  шимбә кабул итә икән. Әмма без килгәндә дә андыйлар бар иде.
 
–  Армиядән кайткач, тәмәке  көйрәтә башлаган идем инде. Утыз елдан бирле ташлый алганым юк. Ниләр генә кулланып карамадым, бер файдасы да тимәде. Начальнигым, монда килеп киткәч, өч ел тартмый инде. Шуңа кызыгып,  мин дә килдем әле, – ди Чирмешән районында яшәүче ир. – Бер тәүлеккә 2–3 капны тартып бетерәм бит, күпме акча җилгә оча дигән сүз. Аның бер кабы 160 сум тирәсе тора.
 
Зәй районында яшәүче Андрей исә бер тапкыр килүдән алты еллап тәмәкенең нәрсә икәнен белмәгән. «Исе үк күңелне болгата башлаган иде. Салмыш баштан күршем тәкъдим итте дә, шуннан тагын «ычкындым». Эш буенча да проблемалар булды. Бөтенесе кушылды инде. Безнең авылдан күп ирләр йөри монда. Ышангач, файдасы да тия», – диде ул.
 
Тартуын ташлап  торганнар бер Андрей гына түгел. «Мин дә дистә ел  рәхәттә яшәгән идем. 20 килога ябыктым. Хәзер тагын симерә башладым», –дип сүзгә кушылды өченчесе.
 
«Бу хәлләр дөресеме соң?» – дип, авыл халкыннан сораштык. «Мөслимә апаның көче, чыннан  да, бар. Аның йортына күтәреп алып кергән авыруларның үз аякларында чыкканнарын күргәнебез бар. Кеше монда соңгы чиктә килә», – диде авылдашлары.
 
Мөслимә апаны  авыруларны дәвалаган җиреннән бик азга гына чакырып чыгардык. Белеме буенча мал табибы ул. Фермада сыерын да сауган.  Табибларга йөреп тә, шифа таба алмаганнар синең дипломыңа да, ат табибы булуыңа да карамый ул. Иң мөһиме – сихәте тисен. Мөслимә апа йортын хәтта Мәскәү, Санкт-Петербургтан кадәр килеп эзлиләр.
 
– Балага уза алмаган, буыннары чыккан, эчләре төшкәннәр, тотлыккан, бүсердән интеккән кешеләр – барысы да бар.  Ничә еллар бала таба алмаган  хатын-кызлар әни булу бәхетенә ирешә. Ничек сөенмисең ди?! Аракы һәм тәмәкедән ярдәм сорап, ирләр генә түгел, хатын-кызлар, яшьләр дә килә. Бу чирләрдән  кәнфит суырып, көнбагыш чиртеп кенә котылып булмый шул. Аракыдан арынырга теләгән кеше дүрт көн эчмәскә тиеш, – ди Мөслимә ханым. – Мин – ярдәм итүче генә, бу – Аллаһ Тәгаләдән бирелгән көч. Әлеге сәләт әни ягыннан  буыннан-буынга күчеп бара. Мин 50 ел дәвалыйм инде. Хәзер Түбән Камада яшәүче кече кызым да шуның белән шөгыльләнә. Белмичә, кешегә кагылып булмый. Бу – бик зур җаваплылык. Авыруларны учым белән тоям. Бүсернең миллиметрына кадәр кул белән капшап әйтәм. Томография дә соңыннан шулай дип күрсәтә. Минем янга ышанып килергә кирәк.
 

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 14.10.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»