поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
14.10.2022 Шоу-бизнес

Ильмира Нәгыймова: "Гашыйк булып, яратып кияүгә чыктым"

Татар эстрадасының популяр артисты Ильмира Нәгыймова белән ярты ел элек үк әңгәмә корырга сөйләшкән идек. Ләкин әле бер, әле икенче сәбәп белән җае чыкмый торды. Һәм менә, ниһаять, сәгате сукты!..

– Ильмира, син нинди гаиләдә тәрбияләндең? 
 
– Мин – Менделеевск районы Ижевка авылында бик гади гаиләдә туып-үскән бала. Күп балалы гаиләдә үстем, без гаиләдә биш бала – апам, абыем, сеңлем һәм энем бар. Әтием – шофер, әнием – пешекче. Хәзерге вакытта икесе дә лаеклы ялда.
 
– Яшь булуыңа карамастан, язмыш сине шактый сынады. Бертуган апаң ни сәбәпле вафат булды? 
 
– Беренче курста укыганда, апам юл һәлакәтендә вафат булды. Ул минем яраткан апам иде. Аны югалту кайгысын бик авыр кичердем. Ул чакта дөнья тукталган кебек булды. Шушы кайгыдан җырлар иҗат итә башладым. Башыма үзеннән үзе көйләр, сүзләр килде. “Ялгыш адым” дип исемләнгән беренче җырым апама багышлап язылды. Шуннан башланды инде...
 
– Бүген ничә җырың бар? Моңсу җырларың күбрәк кебек...
 
– Үзем иҗат иткән 100гә якын җырым бар. Күбрәк көйләр язам. Чынлап та, яшь чакта моңсу җырлар күбрәк язылды. Бу апамны югалту, гашыйк булу, ярату, Казанга күченү белән бәйле. Әти-әнидән аерылып китү, мөстәкыйль тормыш башлау җиңел булмады. Нәкъ шул вакытта – 16 яшемдә иҗат юлым башланды. Ә аңа кадәр музыка мәктәбендә, аннан соң Казанның музыка көллиятендә укыдым.
 
– Быел гаиләгезгә тагын бер сынау килде – бертуган абыең вафат булды...
 
– Февраль аенда абыем коронавирус чиреннән үлеп китте. Үпкәләре ялкынсынды, бик нык авырды. Сәламәтлегенә тиешенчә игътибар бирмәде, өйдә генә дәваланды. Тыны кысыла башлагач, “ашыгыч ярдәм” чакыртканнар. Ләкин хәле бик авыр булу сәбәпле, абыйны коткарып кала алмадылар. Соң булды. Шунысы гаҗәп: апам – 26 яшендә, абый 36 яшендә китеп барды. Урыннары оҗмахта булсын...
 
– Руслан белән яратышып өйләнештегезме? 
 
– Гашыйк булып, яратып кияүгә чыктым. Без Казан музыка көллиятендә таныштык. Бер төркемдә укый башлаган идек, әмма өч ай укыганнан соң ул бездән төшеп калды. Гаилә кордык, кызыбыз белән улыбыз туды. Тик тормыш ул бик катлаулы. Ун ел яшәгәннән соң, аерылыштык. Вакыты килеп җиткәндер, мөгаен.
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 14.10.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»