поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
11.10.2022 Язмыш

6 ятимне тәрбияләп үстергән Камаловлар: «Үз балаларыбызны кадерләп, яратып үстерә алмадык»

Мөслим районының Күбәк авылында гомер итүче Ильфира һәм Ирек Камаловлар үз балалары янына тагын 6 сабыйны сыендырган. Мөгаен, ятимнәрне өч яшенә җитмичә вафат булган уллары хәсрәтен аз гына булса да киметү өчен алганнардыр.

Ә бит заманында гаилә башлыгы, улымны авыруыннан коткарам дип, контракт төзеп, хәрби операциягә китә.
 
– Улымның йөрәгендә авыру бар иде. Операция өчен зур акча кирәк. Ә бездә аның кадәр юк. Нишләргә соң дип озак уйландым. Ул чакта мин хокук саклау органнарында эшли идем. Үзем сорап, Чечняга киттем. Янәсе, акча эшлим дә улымны коткарам. Шулай итеп, дүрт тапкыр барып кайттым. Ничек кенә тырышсам да, Илгизне яшәтә алмадык. Үзем дә ничек исән йөргәнмендер, шаккатам. Юкса иртән бергә чәй эчкән егетләр кичкә исән кайтмый иде. Мине, мөгаен, алып үстерәчәк балаларым яшәткәндер. Мин бу тормышта күпне күрдем. Бертуган абыем Илһам, хатынымның абыйсы Ильмир әфганчылар иде. Минеке – монда кайткач, хатынымныкы шунда үлде. Чечняда күргәннәремне сөйләү җиңел түгел, – дип искә ала Ирек абый.
 
Аның эше җиңел булмый. Кайчагында, исән калсам, 20 бала алып үстерер идем, дип тә әйткәли. Әнә шул сүзләре кабул була аның. Бөтен балалары бергә җыелгач, 20гә тулалар инде.
 
Беренче ятимнәрне алар 2010 елда барып ала. Аларның өйләренә бертуган өч бала кайта. Бала алу теләге зур була, хәтта олы малайның күзләре күрмәвенә дә исләре китми. Мөгаен, терелтербез дигән теләкләре зур булгандыр. Шулай була да, төрле табибларга йөртеп, күзенә операция ясатып, сабыйны савыктыралар.
 
Шулай бер-бер артлы өйгә сабыйлар кайтып кына тора. Аларның саны алтыга җитә. Камаловлар гаиләләренә инде үскән сабыйларны алырга тырыша. Кечкенәләрне аякка бастырыр өчен көч тә кирәк, гомер дә, ди алар.
 
– Үз балаларымны кадерләп, яратып үстерә алмадым. Гел эштә идем. Менә болар белән мәш киләм. Утырып торганым да юк. Хатыным белән генә калгач, өй зур күренгән икән. Балалар ала башлагач, өйне дә үзгәртергә туры килде. Сабыйларга рәхәт, тыныч яшәр өчен барлык мөмкинлекләрне дә тудырырга тырышабыз. Алар гына яратып яшәсеннәр. Шул сабыйлар өчен,  кыш җиткәч, өй тирәсендә матур сыннар ясап куям, – ди Ирек абый.
 
Гаилә зур булгач, мәшәкате дә күп. Алар яшерми, берсен укырга илтәсе, икенчесен – бакчага. Ашау ризыклары да күп кирәк. Ирек абый әйтүенчә, алар вакланып тормый. Бөтен кирәк-яракны күп итеп алып куя. Ризыкны килолап түгел, тартмалап алалар икән.
 
– Ашны зур кәстрүлдә пешерәбез. Рәхәтләнеп ашарлык булсын, – дип сүзгә кушыла Ильфира апа. – Аларның баштарак кына тамаклары туймый иде. Хәзер, шөкер, өстәлдә ризык кала.
 
Камаловлар элек абзар тутырып мал тоткан. Соңрак аларны бетереп, каз-үрдәккә күчкәннәр. Быел исә үрдәк кенә алганнар. Ильфира апа шулар белән мәш килә икән. Ирек абыйның исә яратып башкарган эше бар. Ул инде күп еллар умартачылык белән шөгыльләнә. Бал кортларын сабыйлар да үз иткән. Берсе дә куркып тормый икән.
 
– Ирек абыең шулар белән күңеленә ял таба. Мин монда кияүгә килгәндә умарталар бар иде инде. 34 ел буе тотабыз. Өй каршыбызда буш торган урын бар иде. Умарталар шунда тора. Мин үзем кортлардан бик курыксам да, өйдә кеше булмаганда аерылган күчне җыеп ала беләм, – ди Ильфира апа.
 
Балалар да кул арасына керә башлаган. Эштән курыкмыйлар, ди Ирек абый.
 
– Балны алар белән бергә аертабыз. Булышкалап торалар. Олыраклары минем белән ярминкәгә дә йөри. Күрсәгез иде сез аларны! Шулкадәр яратып йөриләр! Ярминкәгә барасы көнне иртәнге өчтә торып әзерләнәбез. Балаларга сату эше бик ошый, – ди Ирек абый. – Аллага шөкер, быел бал уңышы сөендерде. Икенче елга умарта санын арттырырга дип торабыз. Балымны бер алган кешеләр янә сорап килә. Яраталар. Кеше ошаткач, безгә дә рәхәт. Кәрәзлесен дә, литрлап та сатабыз. Баштарак 3 литрлы банкага 1500 сум сорый идек. Хәзер бәя дә төшә инде. 1200 сумга биреп җибәрәбез. Безгә акчасы түгел, рәхмәте кирәк.
 
Рәхмәт дигәннән, Камаловлар ул сүзгә күмелеп яши. Ятим сабыйларның җылы сүзләре, әтием-әнием дип торулары да картаерга ирек бирми үзләренә. Шул сабыйлар белән гомер узганын да, баш авыртканын да, аяк сызлаганын да сизмиләр икән. Арысалар да, рәхәт ару, диләр үзләре.
 
–  Күңелдә тагын әллә никадәр сабый сыйдырырлык урын бар. Аларның әтием-әнием диюләренә эрим дә китәм инде. Тик яшь кенә бара. Ничек тә шушы алган сабыйларны аякка бастырасы, аларны тормышка әзерләп калдырасы иде. Арада бит авырулары да бар. Алары өчен бигрәк тә борчылабыз, – ди Ильфира апа. – Инде үзебезнең дә оныклар үсеп килә. Ике балабыз эне-сеңелләрен үз итеп яратып тора. Алар бергә бик дус-тату. Бер-берләре өчен нишләргә дә белмиләр. Ә безнең бер генә теләк – исән генә булсыннар!

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 11.10.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»