поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
10.10.2022 Мәдәният

Нәҗип Бәдретдинов: Бездә татарча сөйләшә торган профессиональ композиторлар юк

Татарстанның атказанган артисты, «Җырлыйк әле» телетапшыруы авторы, мөхәррире, музыкант Нәҗип Бәдретдинов фикеренчә, татар халкында татарча сөйләшә торган профессиональ композиторлар юк.

«Консерваториядә композиция бүлегенә музыка мәктәбен һәм музыка училищесын тәмамлаган кешеләрне генә алалар. Димәк, безнең авыл җирлегендә, авыл мохитендә яшәгән талантларыбыз «консерватория», «музыка училищесы» дигән уку йортына керүдән мәхрүм кала, чөнки башлангыч музыкаль белемнәре юк», - диде ул «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә.
 
Нәҗип Бәдретдинов 1980 елларда җыр яза башлаган Илгиз Закиров, Ринат Гобәйдуллин, Илһам Хисмәтуллин, Фирзәр Мортазиннарны искә алды.
 
«Әгәр алар композиция бүлегендә укып чыксалар, матур көйләр нигезендә зур күләмле музыкаль әсәрләр туар иде. Бәлкем, алар иҗат иткән балет, опера, симфонияләр бүгенгеләреннән миллилеге, чын татарча булуы белән аерылып торыр иде. Алар, бу өлкәдә белемнәре булмавы аркасында, көй язудан артык китә алмый. Менә бу – безнең халыкның, милләтнең музыка сәнгате ягыннан бик зур югалтуы», - дип саный ул.
 
Аның фикеренчә, чын татарча музыка иҗат итү өчен, фәкать татар мохитендә яшәү кирәк. «Шәһәр җирендә яшәгән егетләр-кызлар, туган телне белмәгән кебек үк, татар рухына туры килә торган итеп көй яза алмый», - ди музыкант.
 
«Гомумән, җитәкчелекнең музыка сәнгатенә «бармак аркылы» гына каравы сизелә. Безнең Президент симфоник концертларга йөрсә, аңа ияреп, башка чиновниклар да барыр иде. Концертлар тулы аншлаг белән узар иде. Ә бездә андый хәл юк. Алар, әнә, ат чабышына бара. Бүгенге көндә профессиональ татар музыкаль сәнгате юк, дип әйтергә була», - диде ул.
Фото: Татар-информ
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 10.10.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»